САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 10 сентябрь

Бүген район Советында чираттагы киңәшмә булып узды. Аны район башлыгы Н.Закиров алып барды. Сүз кышкы ягулык сезонына әзерлек хакында барды. Иң беренче булып сүз район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р. Солтановка бирелде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә барлык социаль объектлар да ягулык сезонына әзер диярлек. Инде мәгълүм булганча,...

Бүген район Советында чираттагы киңәшмә булып узды. Аны район башлыгы Н.Закиров алып барды. Сүз кышкы ягулык сезонына әзерлек хакында барды. Иң беренче булып сүз район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р. Солтановка бирелде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә барлык социаль объектлар да ягулык сезонына әзер диярлек. Инде мәгълүм булганча, районда барлык күпкатлы йортларда ике контурлы каз казаннары урнаштырылды. Исәп-хисап үзәге директоры Г. Гайсин чыгышы да алдагыга аваздаш булды. Шулай ук халыкның коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычлар хакында да әйтеп узды ул. Узган 1 ай эчендә булган үзгәрешләргә, эш нәтиҗәлелегенә тукталды. Киңәшмәдә "Водоканалсервис" җәмгыяте филиалы директоры А. Әхмәтгалиев, район пенсия фонда идарәсе җитәкчесе А. Харисов, социаль яклау идарәсе начальнигы Р. Шиһапова чыгышлары да тыңланылды.Ахырда район башлыгы Н. Закиров үз фикерләрен әйтте, алга таба конкрет бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев