САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 10 октябрь

1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда вакытында түләнмәгән хезмәт хакы бурычлары 65 миллион 30 мең сумга җиткән. Татарстан статистика хезмәте мәгълүматларына караганда бу кадәр бурыч оешмаларның финанс хәле начар булу нәтиҗәсендә җыелган. Республикада бурычлы 20 оешма бар икән. Аларның унысы хә­зер бөлгенлектә. Бурычларның күпчелеге - 42 миллион 44 мең сумы...

1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда вакытында түләнмәгән хезмәт хакы бурычлары 65 миллион 30 мең сумга җиткән. Татарстан статистика хезмәте мәгълүматларына караганда бу кадәр бурыч оешмаларның финанс хәле начар булу нәтиҗәсендә җыелган. Республикада бурычлы 20 оешма бар икән. Аларның унысы хә­зер бөлгенлектә. Бурычларның күпчелеге - 42 миллион 44 мең сумы шушы оешмаларныкы. Соңгы бер айда хезмәт хакы бурычы төзелеш, калдыклар җыю оешмаларында кимегән, авыл хуҗалыгы, эшкәртү тармагы, мәдәният өлкәсендә арткан.

Реклама

Реклама дөресен генә сөйләргә һам артык бәйләнчек булмаска тиеш. Реклама характерындагы хәбәрләрнең шундый булуын күбебез тели. Хәзер исә бу закон таләбе дә булып тора. Россиянең Югары Арбитраж Суды пленумында рекламаның нинди булырга тиешлеге турында кагыйдәләр кабул ителгән. Аның буенча дө­реслеккә туры килмәгән реклама бирү тыела. Реклама роликларында ялган гына түгел, ә хәйлә, шаяру да булмаска тиеш диелгән анда. Югары Арбитраж Суды пленумы вә­килләре фикеренчә, ялган реклама куллану­чыларның хокукларын бо­­за. Халыкны алдый торганнары өчен реклама таратучы оешмага җәза бирә­чәкләр. Ул үзе үк ялганны кире каккан мәгълүмат таратырга тиеш була.Хәзер SMS яки электрон почта аша реклама хәбәрләре (спам) җибәрү дә закон бозу дип санала. Мондый хәбәрләр җибәрү өчен электрон тартма хуҗасы яки кәрәзле элемтә абонентының рөхсәте булырга тиеш. Ул булмаган очракта, реклама юллаучыларга штраф түләргә туры киләчәк. Гадәттә бу гамәлгә ризалык бирүләрен абонентлар үзләре дә сизми кала икән. Кәрәзле операторлар белән килешү төзегәндә ки­лешү кәгазендә, андый хә­бәрләр җибәрүләренә каршы килмим, дигән тамга торырга мөмкин. Килешүләр төзегәндә игътибарлырак булыгыз, дип кисәтә кагыйдәләрне кабул итүчеләр.Реклама турындагы за­кон­ның бозылуы турындагы дәгъ­ваны судка монополиягә каршы хезмәт бирергә хокуклы. Ул аны үз инициативасы бе­лән, прокурор, хакимият органнары яки халык мө­рә­җәгате буенча эшли ала. Әгәр сезне рөхсәтсез рекламага кү­мә башласалар, прокуратура, мо­но­по­лиягә кар­шы хезмәт яки җирле хакимият органнарына мө­рәҗә­гать итәргә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X