САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Хәбәрләр

Сайлау алды агитациясе өчен Россия Федерациясенең «Россия Федерациясе Президентын сайлау турында»гы законының 51 нче маддәсенең 9 нчы өлешенә, 53 нче маддәнең 3 нче өлешенә туры китереп, «Сарман» газетасы редакциясе 2012 нче елның 4 февраленнән 2 нче мартына кадәр арада сайлау алды агитациясе үткәрү өчен, теркәлгән кандидатларга һәм теркәлгән кандидатлар күрсәткән...

Сайлау алды агитациясе өчен
Россия Федерациясенең «Россия Федерациясе Президентын сайлау турында»гы законының 51 нче маддәсенең 9 нчы өлешенә, 53 нче маддәнең 3 нче өлешенә туры китереп, «Сарман» газетасы редакциясе 2012 нче елның 4 февраленнән 2 нче мартына кадәр арада сайлау алды агитациясе үткәрү өчен, теркәлгән кандидатларга һәм теркәлгән кандидатлар күрсәткән сәяси партияләргә бушлай , түләүле мәйдан бирү турында хәбәр итә.
1. Бушлай биреләсе мәйданның күләме - чәршәмбе санында А3 форматында полоса ярым (1 нче полосадан башка).
2. Акча түләп биреләсе мәйданның күләме - чәршәмбедә А3 форматында полоса ярым (1 нче полосадан башка). Түләүле мәйданның 1 квадрат сантиметры - 90 сум.
3. Бушлай, түләүле басма мәйданнарны бүлү буенча җирәбә һәм сайлау алды агитациясен урнаштыру өчен килешүләр төзү 31 январьда, 14 сәгатьтә, редакция бинасында була. Адресы: Сарман авылы, Ленин урамы, 17.

Син участковыеңны беләсеңме?
Полициянең участок уполномоченныйларының халык белән эшләвен тагын да нәтиҗәлерәк итү, яшәү урынында җинаятьләрне кисәтү максатыннан, 3 декабрьдән 31 нче декабрьгә кадәр «Танышырга рөхсәт итегез!» дигән акция уздырыла.
Район эчке эшләр бүлегендә моның буенча оператив штаб төзелде. Акция барышында идарәче компания хезмәткәрләре, авыл, поселок җирлеге башлыклары, йортлар, подъездлар буенча җаваплы итеп сайланып куелган кешеләрнең фикере буенча, документсыз, теркәлүсез яшәүче гражданнар контрольгә алыначак, йортлар, ишегаллары, подъездлар тикшереләчәк. Халык белән очрашып, аларга участок инспекторларының визит карточкаларын тапшыру, хокук саклау органнары эшчәнлеге турында әңгәмәләр үткәрү һәм торак урыннарда янгыннан саклану чараларының торышына игътибарны арттыру, шулай ук объектларның техник ныгытылышы буенча чаралар үткәрү кебек эшләр күздә тотыла.

Җиңүчеләр бездән дә бар
Республиканың ЮХИДИ идарәсе, «Мәгърифәт» газетасы белән берлектә, «Юллар имин булсын» дигән бәйге уздырган иде.
Анда Петровка урта мәктәбе укучысы Эльмира Садыйкова - инша номинациясендә, Ләшәү Тамак мәктәбе укытучысы Дәүләтов Хәниф «Нәфис сүз» номинациясендә призлы урыннарга лаек булдылар. Ноябрь азагында алар Казанга тантаналы рәвештә бүләкләнүгә чакырылдылар.

Белеп тор: «Понабрали!» уздыра
13 декабрьдә Буада башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең КВН командалары арасында зона ярышлары үткәрелде. Анда безнең аграр көллиятнең «Понабрали!» командасы да катнашып, жюри тарафыннан югары бәя алды.
Республиканың КВН узасы 4 зонасының берсе булган Буага тапкырлыкта, җитезлектә көч сынашу өчен, 16 район уенчылары килгән иде. Нәтиҗәдә 6 район уенчылары зона финалына чыкты. Алар арасында көллият командасы аерылып торып, иң яхшы бәягә лаек булды. Февральдә зоналар финалы булып, җиңеп чыккан командалар очрашачак. Ә аңа кадәр, 17 декабрьдә, «Понабрали!» командасы, зоналарда иң кызык, иң тапкыр уеннар күрсәткән КВНчылар фестиваленә катнашу өчен, Кукмарага бара. Бу хәбәрне без аграр көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илгизәр Гаделшиннан алдык.

Кодеинлы даруларны - рецепт
буенча

РФ Хөкүмәте карары нигезендә 2012 нче елның 1 нче июленнән кодеинлы дарулар физик затларга табиб рецепты буенча гына сатыла башлаячак.
Ә илнең кайбер төбәкләрендә бу закон үз көченә иртәрәк керде, шул исәптән - Татарстанда да. Безнең республикада бу препаратларны ирекле сату 13 нче ноябрьдән тыелды. Хәзер кодеинлы дарулар (пенталгин, седал, седалгин, пералгин һәм башкалар) табиб рецепты буенча гына җибәрелә һәм бер рецептка ике упаковкадан артык бирелми. Район үзәк даруханәсе мөдире Р.Исмәгыйлованың әйтүенчә, бу көннәрдә даруханәгә пенталгин, седалгин кебек даруларны сорап шалтыратучыларның саны арткан. Ни генә әйтсәң дә, табибка барып, рецепт яздырып алганчы, шактый вакыт үтә. "Баш авыртуын басу өчен, темпалгин, спазмалгон, нурофен, ревалгин, миг кебек препаратларны кулланырга мөмкин. Алар рецептсыз җибәрелә. Пенталгин, седалгин кебек даруларга да заявка җибәрелде, алар шушы 1-2 көн эчендә кайтачак", - ди бу уңайдан Р.Исмәгыйлова. Шуны да искәртергә кирәк: кодеинлы даруларны рецептсыз җибәргән даруханәгә - 50 мең, югарыда торучы юридик затка 1 миллион сум күләмендә штраф салу каралган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X