САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

7 май- Радио һәм элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре көне!

Бүген 7 май- Радио һәм элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре көне! 1962 елның 7 маенда район элемтә узелында оештырылып, чыбыклы элемтә аша атнага 3 тапкыр 15-20 минутлык район хәбәрләрен бирә башлаган радиотапшырулар редакциясе үткән юл мактаулы һәм горурланырлык. Чөнки ул һәрвакыт көчле тәрбия чарасы булды һәм шундый булып кала бирә. Бүген...

Бүген 7 май- Радио һәм элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре көне!

1962 елның 7 маенда район элемтә узелында оештырылып, чыбыклы элемтә аша атнага 3 тапкыр 15-20 минутлык район хәбәрләрен бирә башлаган радиотапшырулар редакциясе үткән юл мактаулы һәм горурланырлык. Чөнки ул һәрвакыт көчле тәрбия чарасы булды һәм шундый булып кала бирә. Бүген "Сарман" радиосы эфирга кыска дулкынлы диапазонда-107,8МГц ешлыгында чыга. Аны күрше-тирә район авылларында һәм шәһәрләрдә дә тыңлыйлар. Планда-онлайн режимда эшләүгә күчү. Бу исә Сарманны дөньяның барлык почмакларында да тыңлый алачаклар, дигән сүз. Радиотапшырулар бүлегенең материаль-техник базасы да яңартылды. Бу тагын да оперативрак эш, тапшыруларның сыйфаты яхшыру, дигәнне аңлата. Радио үзенең хәбәрчеләре белән дә көчле. Без барлык коллегаларыбызны, ветераннарыбызны, хәбәрчеләребезне Радио, элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз! Иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек телибез. Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев