САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

27 нче июль хәбәрләр

1. Иртәгә 28 июльдә Татарстанда гражданнар оборонасының үзәк хәбәр тарату системасын тикшерәчәкләр. Шуңа күрә иртәнге сәгать 10нан 12гә кадәр сиреналар кычкыруын, сәнәгать оешмаларында махсус сигналлар, тавыш көчәйткечләр аша хәбәр таратуларын ишетсәгез, куркып калмагыз. Әлеге хәбәрне "Татме¬диа"¬да узган матбугат очрашуында Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Андрей Орлов җиткерде. Крымскида булган...

1. Иртәгә 28 июльдә Татарстанда гражданнар оборонасының үзәк хәбәр тарату системасын тикшерәчәкләр. Шуңа күрә иртәнге сәгать 10нан 12гә кадәр сиреналар кычкыруын, сәнәгать оешмаларында махсус сигналлар, тавыш көчәйткечләр аша хәбәр таратуларын ишетсәгез, куркып калмагыз.
Әлеге хәбәрне "Татме¬диа"¬да узган матбугат очрашуында Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Андрей Орлов җиткерде. Крымскида булган көчле су басудан соң, Россиянең барлык төбәк¬ләрендә үзәкләшкән хәбәр тарату системасын тикшерергә дигән карар кабул ителгән. Тикшерүдә Татарстандагы барлык урам элек¬тросиреналары һәм тавыш көчәйткечләре кулланылачак. Авылларда хәбәрне мәчетләрдәге микрофоннар аша җиткерергә ниятлиләр. Хәбәр радио-телевидение аша да таратылачак, шәһәрдә эре сәүдә үзәкләрендәге һәм урамдагы плазма экраннарында күре¬нәчәк. Моннан тыш, хәбәр таратуның заманча чарасы - смс хәбәр тарату да кулланылачак. Моның өчен кәрәзле элемтә операторлары белән килешү төзелгән.
Чын куркыныч була калса, ашыгыч хәбәр тарату турындагы карарны ишеткәннән соң радио яки телевизорны кабызырга һәм хәбәрне игътибар белән тыңлап, кушылган га¬мәл¬ләрне кылырга, туганнар, күрше, дуслар, хезмәттәшләрне куркыныч турында кисәтергә кирәк. Көтелмәгән хәлдән электр энергиясе чел¬тәр¬ләренә зыян килсә, авылда җирлек башлыгы, шәһәрдә гадәттән тыш хәлләрдән саклау хезмәткәрләре һәр өйгә, фатирга кереп әйтергә тиеш. Татарстанда барлыгы 333 электросирена, 1500дән артык саклану корылмасы (элекке бомбоубежище) бар. Андый урыннар, нигездә, химик матдәләр таралу яки радиация таралудан саклану өчен җайланган. Былтыр шундый өч, быел бер яңа корылма төзелгән.
2. Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
- Муниципаль район җирлекләре территорияләрендә милекне хосусыйлаштыру турында;
- Сарман муниципаль райононының 2012-2014 нче елларга коррупциягә каршы комплекслы программасының тормышка ашырылуы турында;
- " Сарман муниципаль райононында 2009-2011 нче елларда балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү" комплекслы программасының үтәлеше турында;
- Сарман муниципаль райононы бюджетының 2012 нче елның 6 ае буенча үтәлеше турында;
- Муниципаль район территориясендә 2012 нче елгы урып-җыю эшләренең барышы турында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X