Моның өчен 100 грамм Пекин кәбестәсе, 200 грамм краб таякчыклары, 1 свежий кыяр, 100 грамм сыр, 3 йомырка, тәменчә тоз, майонез, яшел тәмләткечләр кирәк. Иң элек кәбестәне турыйбыз, тоз белән уабыз. Кыяр һәм краб таякчыкларын шакмаклап турыйбыз. Угычтан аерым-аерым йомырканың агын һәм сарысын чыгарабыз. Яшел тәмләткечләрне - яшел суган һәм...
Моның өчен 100 грамм Пекин кәбестәсе, 200 грамм краб таякчыклары, 1 свежий кыяр, 100 грамм сыр, 3 йомырка, тәменчә тоз, майонез, яшел тәмләткечләр кирәк.
Иң элек кәбестәне турыйбыз, тоз белән уабыз. Кыяр һәм краб таякчыкларын шакмаклап турыйбыз. Угычтан аерым-аерым йомырканың агын һәм сарысын чыгарабыз. Яшел тәмләткечләрне - яшел суган һәм укроп мөмкин - вак итеп турыйбыз. Салатны катламлап ясыйбыз: 1 нче катлам - кәбестә, 2 нче катлам - краб таякчыклары, 3 нче катлам - кыяр, 4 нче катлам - сыр, 5 нче катлам - йомырканың агы, 6 нчы катлам - йомырканың сарысы. Һәр катламга, соңгысыннан кала, майонез сөртәбез, яшел тәмләткечләр белән бизибез, сәгать ярым тотабыз һәм табынга бирәбез. Ашыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа