САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Без биш бала үстек әнкәй белән...

Ул көн җиткән саен, күңелне юксыну, сагыну, югалту сагышы биләп ала. Юк, бу хисләр күңел дөньясын, әнкәйне югалтканнан бирле, китмәскә, дип, яулап алдылар инде. Тик менә 11 нче февральдә - әнинең туган көнендә, аларны бигрәк тә тыеп булмый. Үзәкләрне өзеп, әнкәй белән бәйле хатирәләр искә төшә... Безнең әнкәйләрнең язмышы халкыбыз...

Ул көн җиткән саен, күңелне юксыну, сагыну, югалту сагышы биләп ала. Юк, бу хисләр күңел дөньясын, әнкәйне югалтканнан бирле, китмәскә, дип, яулап алдылар инде. Тик менә 11 нче февральдә - әнинең туган көнендә, аларны бигрәк тә тыеп булмый. Үзәкләрне өзеп, әнкәй белән бәйле хатирәләр искә төшә...
Безнең әнкәйләрнең язмышы халкыбыз язмышы белән бердәй ул: шундый ук гыйбрәтле, авырлыклар белән сыналган, ачлыгын да, хәерчелеген дә күргән, тик сынмаган, сыгылмаган, булганына шөкер иткән, тормышта ышанычын югалтмаган. Әниемнең тормыш юлын хәтеремнән кичерәм.
Ул 1928 нче елда Татар Карамалысы авылында туа. Кызга "Миңлехәтимә" дип исем кушалар. Чоры өчен бу таралган исем булгандыр, тик хәзер мондый исемне ишеткәнем юк, ишетелсә, күңелдәге хисләр ташкынын тагын кузгатырга бер сәбәп булыр иде ул. Безнең әнкәйләр буыны - ваемсыз үсмер вакытларын, матур яшьлекләрен сугыш урлаган буын. Әнкәйгә дә, сугыш башланганда, 13 яшь була. Абыйсы Яхъяга - 16, энесе Әнвәргә - 10, кечерәге Вәзиргә - 5 яшь, ә Роза - әле туган гына... 1943 нче елда бабабыз Вәлиуллага повестка килә, аның белән бергә фронтка Яхъяны да озаталар. Тормышның бар авырлыгы инде баш бала булып калган әнкәйгә һәм әби җилкәсенә өелә. Ниләр генә эшләргә туры килми аларга! Эше куркытмый аның, безнең халык, Тукай сүзләре белән әйткәндә, тынычта да аттай эшләгән халык, тик менә ачлыгы - коточкыч. Әнкәй язын, кәлҗемә эзләп, бәрәңге бакчасын кат-кат казулары, ә басуда калган башак эзләп йөрүләре, май җитеп, әзрәк үлән баш төртүгә сөенүләре турында еш сөйли иде. Чокыр-чакырлардагы, тыкрыкларда, урман буйларында үскән үлән ач үлемнән алып калган аларны. Хуҗалыкта тавык, бераз мал тотсаң, хәл арурак анысы, тик йомыркасы, ите, сөте, мае, йоны - барысы да түлисе налог хисабына китеп бетеп бара. Тик никадәр авыр булмасын, әби иренең сугыш кырына киткәндә әйткән сүзен үти: балаларны укудан өзми. Мине хәзер дә бабайның киләчәккә өмете таң калдыра. Шундый мәхшәр эченә киткәндә дә, ул планнар кора, алдагы көннәрнең азат, якты һәм укыган кешеләр кулында булачагына ышана. Кешеләрдә илбашына, хөкүмәткә ышаныч, патриотизм рухы көчле булган шул.
Әнкәй мәктәп еллары хакында еш искә ала иде. Еллар үтеп, тормыш тәҗрибәсе, акыл туплагач, аңладым: ул әнә шул туяр ризык күрмәгән, кияр киеме булмаган хәлдә дә укырга, белем алырга, кеше булырга омтылган буын мисалында тәрбияләргә тырышкан, шуларны үрнәк итеп куйган икән бит. Авылда 9 нчыны тәмамлагач, 10 нчы класска Иске Минзәләбаш мәктәбенә баралар алар. Авылдан ике кыз. Әби, умарта тотып, сарык сатып, бераз кием-салым юнәлтә.
Бездән Иске Минзәләбашка - 7 чакрым. Машинада 10-15 минутлык та юл түгел, тик ул чорда 5 чакрымны урман аша үтәргә кирәк була. Әнкәй сөйләгәннәрдән бер вакыйга. 1944 нче елның февралендә була ул. Инде сугыштан күңелне күтәрердәй шатлыклы хәбәрләр килеп тора, әтисе белән Яхъя абыйның да хатлары озак көттерми. Менә шундый халәттә, бераз ризык, китап-дәфтәр салынган биштәрләрен аскан ике кыз урман буйлап авылга таба атлый. Кинәт кенә юлга өч зур эт килеп чыга. Әнкәй аларның шома, озын йоннарына игътибар итә. Чак кына ары, болары артыннан тагын берничәсе күренә. Әниләр әкрен генә атлыйлар, тик бераздан боларның бертөсле булуларыннан этләр түгел, ә бүре икәнлекләрен аңлыйлар. "Шундый курыктык: тамактан тавыш чыкмый, тел аңкауга ябышкан. Аяк буыннары йомшарды, тыңламый башлады, ә баштан яшен тизлегендә меңнәрчә уй узды. Авылга җитәргә 3-4 чакрым бар иде әле", - дип сөйли иде әнкәй. Кызлар инде дөнья белән саубуллашсалар да, гомерләре бетмәгән була. Шул вакыт юлда бер атлы кеше күренә. Атлы олауны күрүгә, бүреләр урманга кереп югала. Аттагы абзый, кызлар янына килеп туктап, сүз башлый, ә алар сөйләшеп тә китә алмыйлар, чанага утырырга да аяклары атламый. Бераздан соң гына, хәл кереп, елый башлыйлар алар. Калган юлны инде олаучы үзләренең исән калуларына ышанмаган кызларның кычкырып көлүләрен, искәрмәстән елап җибәрүләрен тыңлап дәвам итә.
Бу вакыйганың ахыры әйбәт бетә тагын. Авыл советында сөйләшү булып, уку елы беткәнче, кызларны мәктәпкә ат белән йөртүне оештырырга дигән карар кабул ителә. Тик әнкәйгә генә урта белем алу насыйп булмый. Һаман шул юклык, җитмәүчелек инде. Энеләре, сеңелләренә күз-колак булырга кирәк, хуҗалыкта әбигә ярдәмче куллар да җитми. Әнкәй авыл советына секретарь итеп билгеләнә һәм хезмәт юлын башлап җибәрә.
Бу көннәрдән соң инде күпме еллар узган. Күпме хезмәт куелган, әллә никадәр вакыйгалар булган. Әнкәй Мирзасалих исемле Түбән Ләшәү егетенә тормышка чыга. Бер-бер артлы биш бала дөньяга килә. Аларны үстерәләр, тәрбиялиләр, белем бирәләр. Әти-әни безнең барыбызга да югары белем алырга мөмкинлекләр тудырдылар. Ә бит авылда яшәп, колхозда эшләгән кешегә беркайчан да акчаны өеп бирү булмады. 1963 нче еллар иде. Бер айга 29 көн эшләп, шул вакыт аралыгында көне буе ат белән фермага басудан салам ташыган өчен, әтигә 12 сум 50 тиен хезмәт хакы тиде. Чал чәчле әткәйнең, шуңа чарасызлыктан гарьләнеп, авыр эштән бирчәйгән кулларына капланып елаганын хәтерлим...
Бүген, тормыш авыр, дибез. Ләкин яшәргә, эшләргә теләгән кешегә, Аллага шөкер, начар, димәс идем мин. Сабыр итеп, тырыш хезмәт куйсаң, нәтиҗәсе озак көттерми. Әти белән әни безне әби-бабай үрнәгендә тәрбияләсәләр, тормыш иптәшем Асия белән без үз балаларыбызны алар үрнәгендә үстерә алдык, югары белем бирдек, башлы-күзле иттек. Әни белән әти, әгәр исән булсалар, бүгенге көндә 11 оныкларына, 12 оныкчыкларына да карап, куанырлар иде. Безнең бәхетебез нигезендә әткәй белән әнкәйнең рухи тәрбиясе, киңәшләре, әнкәйнең сабырлыгы, якты үрнәге ята. Шуңа да көндә әнкәйне сагына күңел, әнкәйне юксына...

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X