Сарманда “Татарстан чаңгы юллары” ярышлары зур активлык белән үтте
Бүген "Старт" чаңгы базасында, Бөтенроссия күмәк чаңгы ярышлары кысаларында, "Татарстан чаңгы юллары" масса-күләм спорт чарасы үтте. Иң куанычлысы, елдан ел анда катнашучыларның саны арта. Авылларда, Җәлил поселогында яшәүчеләр дә аннан читтә калмадылар. Мәктәп укучыларыннан алып, муниципаль хезмәткәрләр, җитәкчеләр, ветераннар да чаңгы юлына теләп басты. Барлыгы 500дән артык чаңгычы көч сынашты....
Бүген "Старт" чаңгы базасында, Бөтенроссия күмәк чаңгы ярышлары кысаларында, "Татарстан чаңгы юллары" масса-күләм спорт чарасы үтте. Иң куанычлысы, елдан ел анда катнашучыларның саны арта. Авылларда, Җәлил поселогында яшәүчеләр дә аннан читтә калмадылар. Мәктәп укучыларыннан алып, муниципаль хезмәткәрләр, җитәкчеләр, ветераннар да чаңгы юлына теләп басты. Барлыгы 500дән артык чаңгычы көч сынашты.
Ярышка килүчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде. Аннан соң ярышларга старт бирелде. Катнашучылар төрле яшь төркемнәренә бүленеп, төрле дистанцияләрдә көч сынаштылар. Билгеләнгән араны аз вакыт эчендә килеп, җиңү яулаганнар Мактау кәгазьләренә, бүләкләргә лаек булдылар. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе дә чаңгыга басучыларның "Иң яшь"енә, "Иң өлкәне"нә һәм ел да әлеге чарага күпләп катнашучылар әзерләгән "Старт" чаңгы базасына истәлек бәләкләре тапшырды. Чара хакында тулырак - газетабызның алдагы саннарында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев