САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарайлыга автомобиль артыннан килегез!

7 июньдә Сарайлы авылында кичке Сабантуй үтәчәк. Анда төрле спорт ярышлары оештыралачак. Чаралар 17.30 сәгатьтә башлана. 18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар 75, 85, 100 килограммга кадәр авырлык категорияләрендә көрәшәчәкләр. Абсолют авырлык категориясендә ир-атлар арасында армрестлинг (кул көрәштерү) үтәчәк. Шулай ук абсолют авырлык категориясендә ир-атлар 32 килограммлы герне этеп күтәрүдә,...

7 июньдә Сарайлы авылында кичке Сабантуй үтәчәк. Анда төрле спорт ярышлары оештыралачак. Чаралар 17.30 сәгатьтә башлана.

18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар 75, 85, 100 килограммга кадәр авырлык категорияләрендә көрәшәчәкләр. Абсолют авырлык категориясендә ир-атлар арасында армрестлинг (кул көрәштерү) үтәчәк. Шулай ук абсолют авырлык категориясендә ир-атлар 32 килограммлы герне этеп күтәрүдә, хатын-кызлар 16 килограммлы герне ыргым белән күтәрүдә ярышачаклар.

Ярышларга әзерләнү һәм аларны үткәрү белән бәйле чыгымнарны спонсор Нияз Мөхәммәтов каплаячак.

Җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшыралачак, Сабантуйның абсолют батыры автомобиль белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев