САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сораштыру

Сабантуй һәр милләткә килешә

Районыбызда үткәрелә торган милли бәйрәмнәрдән әрмән халкы да читтә калмый.

Ләшәү-Тамак авылында яшәүче Артур Манукян аңа гаиләсе белән чыга. 

–    Инде шактый еллар Татарстанда яшим. Тормыш иптәшем белән җиде бала үстерәбез. Татар халкының күп кенә гореф-гадәтләрен өйрәндем, үз халкымныкын да онытмыйм. Яраткан бәйрәмнәремнең берсе – Сабантуй. Без анда гаилә белән барабыз. Балалар күп төрле уеннарда катнашалар. Аларның һәркайсының да яшенә туры килердәй шөгыльләр оештыралар биредә. Үзем көрәшне яратам, еш кына судья итеп билгелиләр. Ат ярышларын яратып карыйм. Билгеле инде, бәйрәмдә балаларның күңеленә хуш килердәй тәмле-татлы ризыклар да була. Ул көнне өебез бүләкләр белән тула. Шуңа күрә мин аны «сабан бәйрәме» генә түгел, «бүләкләр бәйрәме» дип тә атар идем. Сабантуйны Әрмәнстанда яшәүче туганнарым да беләләр. Шушы көннәрдә кунакка килсәләр, аңа бергәләп чыгабыз. Алар да бу бәйрәмне бик яраталар. Безнең халыкта да бәйрәмнәр күп, ләкин  Сабантуйга охшаганы юк, – ди ул.
 

Зоя Егоровна укучыларында Сабантуйларга мәхәббәт тәрбияли

Ләке авылында яшәүче Зоя Петрова Сабантуй турындагы фикерләре белән уртаклаша, балачагы бәйрәмнәрен искә ала.

–    Мин Кукмара районында туып-үстем. Әлбәттә, Сабантуйны кечкенәдән беләм һәм яратам. Ул минем өчен матур һәм күңелле генә түгел, иң тәмле бәйрәм дә. Кечкенә вакытта, Сабантуйга баргач, кәгазьгә төрелгән берәр кап вафли ала идек. Анда ул өч кисәк була һәм 21 тиен тора иде. Сабантуйда шакмаклы бик тәмле печенье да саталар. Аннан соң, бик тәмле лимонад була иде. Анысының бәясе онытылган, әмма тәмен бүген дә тоям кебек. 1980 елда Сарман якларына килен булып төштем. Ләкин бәйрәмгә карата мөнәсәбәтем элеккечә калды. Бу елларда ул Ләкенең үзендә була иде. Әмма, тора-бара, аны үткәрми башладылар, шундый күңелле бәйрәмне ни өчендер бетерделәр. Петровский Завод, Алан Сабантуйларына йөри башладык, башка җирләргә дә баргалыйбыз. Мәктәптә укыта башлавыма да – 44 ел. Укучыларымда да халык бәйрәмнәренә, төрле милләтләрнең гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.  


Чуаш кызы Нина Гомәрова Сабантуйга милли күлмәк белән чыга

Милли бәйрәмебез уңаеннан ул чуаш халкында үткәрелә торган Акатуйларны искә ала.

–    Сабантуй сыман бәйрәм безнең чуваш халкында да бар. Ул бездә дә, татарлардагы кебек үк,  Сабантуй дип атала,чувашчага тәрҗемә иткәндә – Акатуй. Аны да чәчү эшләре беткәч үткәрәләр. Мин кечкенә чакта бер колхоздагы өч авылныкын бергә уздыралар иде. Ямь-яшел аланлыкта үтә иде ул. Иң элек  кыр хезмәтчәннәрен бүләклиләр. Минем әтием тракторда эшләде, бер елны да бүләксез калмады, кайчак акчалата да була иде. Машина кузовын сәхнә итеп җырлаганнарын, җырчыларның киемнәренең бик матур икәнлекләрен, үземнең йөгерештә катнашканымны хәтерлим. Соңгы елларда туган ягыма кайтканым юк. Ә татар Сабан туен беренче тапкыр татар егетенә кияүгә чыккач күрдем. Ул вакытта Азнакайда яши идем. Хәзер, китапханә мөдире буларак, аларны оештыруда үзем дә катнашам, клуб директорына булышам. Авылыбыз кечкенә, халкы аз булса да, кешеләр бәйрәмнән бик канәгать булып китәләр, «Бик күңелле үтте, сездә бигрәк рәхәт», – диләр. Кайберәүләр: «Ник шундый кечкенә генә авыл өчен азапланып бәйрәм үткәрәсез?» – диләр. Ничек үткәрмисең инде? Татарның иң зур, иң популяр бәйрәмнәреннән берсе бит ул. Аны үткәрми калсаң, зурларның да, балаларның да күңеле төшәр, дип уйлыйм. Чыннан да, бәйрәмне күңелле итеп үткәрергә тырышабыз. Җыр-биюләр дә була, зурлар да, балалар да капчык киеп, кашыкка йомырка салып та йөгерәләр, капчык сугышында да катнашалар, чүлмәк тә ваталар, сулы көянтә-чиләк белән дә йөгерәләр. Үземнең чиккән әйберләремнән күргәзмә дә төзим. 


Зөлфия Фәттахова Сабантуй йөгерешләрендә беренче урынны ала

Саклаубаш авылында яшәүче Зөлфия Фәттахова Сабантуй уеннарының барысын да ярата. Ул быел да милли бәйрәмебездә төрле бәйгеләрдә көчен сынап карарга әзерләнә.

–    Сабан туйларын бик яратам. Район бәйрәмендә катнашырга тырышам, анда нинди ярыш оештырыла, берсеннән дә читтә калмыйм. Йөгерү буенча һәрвакыт беренче урыннарны алам. Көянтә-чиләк белән су ташыйм, кашыкка йомырка салып йөгерәм, капчык киеп йөгерүдән дә калмыйм. Район Сабан туеның бүләкләре дә бик саллы, җиңгән өчен бер сөенсәң, бүләге өчен икенче сөенәсең. Шунысын да әйтәсе килә: Сарманда милли бәйрәмебез бик күңелле үтә, бик матур итеп оештыралар, шуңа күрә көче кергән һәркемгә бик рәхмәтлемен. Быел да ул һәркемнең күңеле булырлык, сагынып сөйләрлек итеп уздырылыр, дип ышанам. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын! – ди ул.


Керәшеннәр Сабантуйны Питрау кебек якын күрәләр

Нарат-Асты авылында яшәүче Лена Романова Сабантуйларны да Питрау кебек якын күрә.

– Сабантуй минем өчен – Питрау кебек үк якын бәйрәм. Кечкенәдән үк күңелгә иң көтеп алган, иң күңелле бәйрәм булып кереп калган ул. Татарларның милли бәйрәменә без Чукмарлыга бара идек. Хәер, татарларның дип әйтүем дөрес тә түгелдер. Безгә балачактан ук үзебезнең бәйрәм кебек иде ул. Әти юлга кузгалыр алдыннан иң элек тарантаска яңа чапкан печән түши. Элек бит басу кырын чистарту дигән әйбер бар иде. Ягъни басу кырын – бодайныкымы ул, арышныкымы – чабалар, чөнки аның бу өлешендә печән, чүп үләннәре күп була. Аның өчен ачуланмыйлар, кем тели, шул чаба ала иде. Ә Сабантуйга баргач, иң элек тәмнүшкәләр алабыз. Вафли, печенье, «Завтрак туриста», кильки консервалары бик тәмле булып истә калган. Һәм, әлбәттә, лимонад була иде. Көрәш, йөгерешләрне, балалар өчен оештырыла торган уеннарны яратам. Концертларны яратып карыйм. Сыйныфташлар, танышлар, авылдашлар белән бер очрашып сөйләшү дә ни тора! Хәзер дә бу бәйрәмнән калмаска тырышам, ләкин әти-әнием юклар инде, буыннар алмашынып бара, бәйрәмгә балалар алып баралар, – ди ул.

 
Александр Елисеев татар җырларын да ярата

Александровка авылында яшәүче Александр Елисеев татар мәдәниятен дә хөрмәт итә. Рус җырлары белән беррәттән, татар җырларын да яратып тыңлый, Сабантуйларны яратып карый.

–    Мин шушы авылда тудым, үстем, аннан соң шактый гына шәһәрдә эшләдем, кабат туган авылыма әйләнеп кайттым. Рус милләтеннән булсам да, кечкенәдән үк татарлар белән аралашып яшәгәнлектән, аларның көнкүреше, мәдәнияте белән дә шактый танышмын. Әлбәттә, Сабантуйны да беләм – менә дигән бәйрәм! Дөрес, элек ул күңеллерәк үтә иде. Аңа һәркем үзенең «скатерть-самобранка»сы белән килә иде. Ямь-яшел чирәмгә түгәрәкләнеп утыралар да, хәзинәдә бары белән сыйланалар, туганнарын, дусларын, танышларын да сыйлыйлар. Элек авыл Сабан туенда ат чабышлары да була, аларда 10-15ләп ат катнаша иде. Хәзер, кызганычка каршы, авылда ат чабышлары узмый инде. 
Элеккеге татар өйләре дә күз алдымда тора сыман. Җыйнак кына, әмма пөхтә йортлар, сәке, ишегалдында – каз-үрдәкләр. Элек Александровкада базар бар һәм аңа каян гына килмиләр иде. Шул исәптән – татарлар да. Бу көн үзенә күрә бер бәйрәм көн сыман була иде. Матур итеп бизәлгән атларын кая да булса бәйләп куялар, үзләре дә матур киемнәрдән булырлар иде. Татарларның төырле төстәге тукымалардан тегелгән милли киемнәренә соклана идем.
Сабан туйларын хәзер дә яратам. Бигрәк тә концерт тыңларга. Мәдәният йортыбыз каршында ике – «Ядкарь» һәм «Рябинушка» ансамбльләре эшләп килә. Рус җырлары белән беррәттән татар җырларын да яратып тыңлыйм, – дип сөйли ул.

 

Таңсылу Шәрифуллина кул көрәшендә беренче урынны ала

Урта Кәшер авылында яшәүче Таңсылу ханым Сабантуй уеннарында кечкенәдән катнаша. Үзенә охшап, балалары да шундый активлар.:

–    Сабантуйларны кечкенә вакыттан бирле яратам. Әтием Назыйм авылда – Тукай районының Иске Теләнче авылында бригадир булып эшләде. Гомер буе милли бәйрәмебезне алып барды, безне дә уеннарда катнаштыра иде. Кеше белән эшли белә, оештыру сәләте көчле иде. Тик теләсә кайсы бәйрәм үзең катнашсаң, тугарылып күңел ачсаң гына күңелле бит ул, Сабантуйлар – бигрәк тә. Аның бөтен тәме – менә шул милли уеннарда дип уйлыйм. Өлгерсәм, мин аларның барысында да катнашырга тырышам. Аеруча кул көрәшен яратам. 
Авылда урыннар да алам. Көянтә-чиләк белән су да ташыйм, гер дә күтәрәм, йөгерәм дә. Сәүдә белән чыкканда, эш арасында да барып йөгереп килә идем. Улым Ильмир белән кызым Ландыш уеннарда катнашырга Чаллыдан ук кайталар. Аграр көллияттә укучы улым Ильдан бәйрәмдә җыр һәм бию белән катнашырга уйлап тора. Кыскасы, Сабантуй көнне безнең өй бүләкләр белән тула. Ә тормыш иптәшем Ирек безгә көч биреп тора, ярдәм итә. Милли бәйрәмебез мәңге шулай матур һәм яшь булып калсын һәм яшәсен! – дип искә ала ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев