САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Янәшәдә син булганда

Туган авылыңда эш башладың, Үз яныңа туплап яшьләрне. Санап кына бетерерлек түгел Мортамак клубы кылган эшләрне. Концертлармы, төрле бәйгеләрме - Син бит булдың һаман гел анда; Сәнгать утын кабызырга була, Йөрәгеңдә ялкын булганда. Бу юлларны район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Асылъяр" фольклор ансамбле җитәкчесе Салихова Ильмира Илгизәр кызына багышладым....

Туган авылыңда эш башладың,
Үз яныңа туплап яшьләрне.
Санап кына бетерерлек түгел
Мортамак клубы кылган эшләрне.
Концертлармы, төрле бәйгеләрме -
Син бит булдың һаман гел анда;
Сәнгать утын кабызырга була,
Йөрәгеңдә ялкын булганда.
Бу юлларны район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Асылъяр" фольклор ансамбле җитәкчесе Салихова Ильмира Илгизәр кызына багышладым. 2010 нчы елда гына оештырылуына карамастан, ансамбль районда гына түгел, әйләнә-тирәдә һәм чит өлкәләрдә дә танылып өлгерде. Республика районнарында үткәрелгән "Халык моңы - Илһам", "Чатыр тауда җыен", "Иске Казан "Түгәрәк уен", Самара шәһәрендә уздырылган "Түгәрәк уен" фестивальләрендә катнаштык. Һәрберсеннән I, II дәрәҗә дипломнар, Рәхмәт хатлары алып кайттык. Бу уңышларда Ильмираның өлеше зур. Ул һәр чыгышны халыкчан, милли итеп оештыра белә. Һәр катнашучының күңеленә юл табып, аның сәләтен ача һәм бәяли ала. Шуңадырмы, быелгы тарихи-мәдәни мирас елы безнең өчен чын мәгънәсендә уңышлы булды. Без дүрт фестивальдә катнашып, күп бүләкләр, Мактау кәгазьләренә ия булдык.
Ильмира халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йола-уеннарын, җыр-биюләрен пропагандалап, яшьләрне эстетик рухта тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә. Ансамбльгә өлкәннәр генә түгел, балалар, яшьләр дә яратып йөриләр. Дус һәм тату коллективка килеп керүе үк рәхәт.
Мәдәният хезмәткәре нинди булырга тиеш, дисәләр, без, Ильмира кебек җаны-тәне белән сәнгатькә бирелгән, тынгысыз, дияр идек. Без аның һәрчак көләч йөзле, ягымлы, игътибарлы, сәламәт һәм бәхетле булуын телибез. Янәшәдә шундый яшьләр булганда, без дә әле узган еллар санына бирешмибез, уйнап-көлеп, җырлап яшибез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X