САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Сарманда яшәүче Андриановлар бакчасында күңел ял итә

Татар Илеге буендагы ял паркына килүчеләр аның янәшәсендә генә урнашкан әкияти йортка игътибар итми калмыйдыр. Капка-коймалары бизәкләп тимердән чүкелгән, капка төпләрендә атынгыч-эскәмия урнаштырылган йортта Риф һәм Эльвира Андриановлар яшиләр. Аларның ишегалды бакчасында үскән чәчәк-гөлләрне күрсәгез иде сез! Чыннан да, сокландырырлык гүзәл гөлбакча. Мондагы гаҗәеп матурлыкка таң калырлык. Эльвира Роберт кызының...

Татар Илеге буендагы ял паркына килүчеләр аның янәшәсендә генә урнашкан әкияти йортка игътибар итми калмыйдыр. Капка-коймалары бизәкләп тимердән чүкелгән, капка төпләрендә атынгыч-эскәмия урнаштырылган йортта Риф һәм Эльвира Андриановлар яшиләр. Аларның ишегалды бакчасында үскән чәчәк-гөлләрне күрсәгез иде сез! Чыннан да, сокландырырлык гүзәл гөлбакча. Мондагы гаҗәеп матурлыкка таң калырлык. Эльвира Роберт кызының зәвыклы итеп бакча үстерү сәләте хакында "Җитәкче шөгыле" рубрикасында да язарга булыр иде. Районның финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасарының һөнәри осталыгы бакчаларының һәр өлешен рациональ файдалана белүендә дә чагыла.

- Дизайн, нинди чәчәкләр утыртуны кыштан ук планлаштыра башлыйм. Интернет челтәрендә эзләнәм, үземнең идеяләр дә туа, - ди Эльвира.

Андриановлар бакчасында сирәк кешедә генә очрый торган гөлчәчәкләр дә үсә. Һәркайсының исемен, үстерү тәртибен хуҗабикә яхшы белә. Ташлыкта үсә торганнарының үз урыны, үз композициясе бар. Үрмәлеләре - клематислар шулай ук планлаштырылып утыртылганнар. Ясалма күллектә төнбоек чәчәгенә кадәр үсә.

- Агыйделгә баргач, тамыры белән алып кайттым. Быел әле чәчәк атмады, - диде Эльвира һәм шул арада күллекне матурлау серләре белән дә уртаклашып алды.

Моңа кадәр күрелмәгән чәчәкләр, чыннан да, бакчаларында күп. Почта аша да, төрле кибетләрдән дә алганнар аларны. Гортензия куаклары шау чәчәктә утыралар. Аларның әллә ничә төслесе һәм төрлесе бар. Күренеп тора, мөгаен, иң яраткан гөлләредер ул. Розаларның төрлелегенә дә исең китмәле. Хоста, лилия, хризантема һәм бик күп төрле атамалы күпьеллыклар белән бергә бакчаларында бәрхет гөле, петуния, кытай розасы, остеоспермум кебек берьеллыклар да үсә. Гомумән, чәчәкләрнең биредә 60-70 төре бардыр.

Реклама

Шәмәхә һәм сары мәтрүшкә, бөтнек, төрле тәмләткечләр үсеп утыручы аерым бер "чәйханә" яшел зонасына игътибар итми мөмкин түгел. Декоратив агачлар да бакчага матурлык, илаһилык өстәп торалар. Гүзәллек бакчасында күңел ял итә, үзеңне иркен хис итәсең.

Бакчаларын киләчәктә тагын да матурлау, ял зоналары булдыру турындагы уй-хыяллары бар Андриановларның. Гүзәллекне тудыру, матурлыкны тоя белү сәләте аларның нәселләреннән килә. Теләк барда, эш карышмый, диләр. Максатларына ирешү - үз кулларында.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X