САРМАН
  • Рус Тат
  • Яшәүнең асылын аңлыйм дисәң

    Гомер дигәнең җирдәге кешеләрнең һәркайсына төрле язмыш бирә дә, ага да ага, тормыш елъязмасына берсеннән-берсе кадерле истәлекләр язып, уза да уза икән. Әле кайчан гына ул - Мортыштамак авылында яшәүче, 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөхтәрәм укытучы Рәшидә апа Дәүләтханова да кулына диплом алып, беренчеләр алдына...

    Гомер дигәнең җирдәге кешеләрнең һәркайсына төрле язмыш бирә дә, ага да ага, тормыш елъязмасына берсеннән-берсе кадерле истәлекләр язып, уза да уза икән.
    Әле кайчан гына ул - Мортыштамак авылында яшәүче, 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөхтәрәм укытучы Рәшидә апа Дәүләтханова да кулына диплом алып, беренчеләр алдына тәүге дәресенә кергән иде, инде бүген 90 яшен тутыра. Олыгайган саен елларның да йөреше кызулана, хәтер дигәнең дә үткәннәрне ешрак барлый башлый икән. Ә анда, тормыш булгач, барысы да бар. Шулай да үзәккә үткәне - сугыш еллары. Ашарга, кияргә, ягарга юк. Нинди генә кыенлыклар кичерергә туры килми. Әмма уфтанмыйлар, сыкранмыйлар, бар авырлыкны җиңеп чыга алырдай ныклык табалар, иртәгәге көнгә ышаныч белән карыйлар... Истәлекләр белән шыплап тулган хәтер сандыгының иң кадерле ядкарьләрен бәйнә-бәйнә сөйләргә тырышты ул. Менә кайда ул зиһен! Әйе, тормышның мәгънәсен, яшәүнең асылын аңлыйм дисәң, күпне күргән, күпне кичергән әнә шул өлкәннәр янына бар да, аларның гамьле сүзен тыңла икән.
    Тумышы белән шушы авылдан ул. Икенче класста укыганда, әтисе үлеп китә. Әниләре беръялгызы алты баланы аякка бастыра, кеше итә. Хезмәт юлын укытучылык белән бәйләргә булган Рәшидә апа башта Мортыштамак мәктәбендә башлагыч классларда укыта, Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, югары классларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Татар халкының күренекле язучысы Мәдинә Маликова - аның укучысы. Кайткан саен килеп, хәлен белә, чыккан китапларын да иң элек хөрмәтле укытучысына бүләк итә. Аны яраталар, ихтирам итәләр. Беренче укучысы Мансур Газизов бер очрашуда: "Рәшидә апа иң әйбәт укытучы булды, берәүгә дә тавыш күтәрмәде, берәүне дә тиргәмәде, такта янына чакырыр, дәресеңне белми басып торсаң, бүген бик әйбәт әзерләнгәнсең, молодец, дияр иде. Тыныч кына әйтелгән бу сүзләрнең тәэсир көче нык була, яңадан дәрес әзерләми килмисең", - дигән иде. Чыннан да, шулай булдымы, дибез Рәшидә апага. Ә ул, елмаеп: "Баланы ни җаның белән тиргәмәк кирәк. Аның бит сиңа хәтере калуы, син укыта торган фәнне күрәалмавы бар. Ә татар телен, әдәбиятын яратмау мөмкин түгел", - ди.
    Тормыш иптәше Хәмит абый Салихҗанов белән бергә 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Сугыш ветераны, Ленинград блокадасында катнашкан Хәмит абый башта район социаль тәэминат бүлегендә, аннан колхозда учетчик булып эшли. Төп йортта каенана, каената белән дус, тату яшиләр. "Яхшы кешеләр булдылар. Каенанам белән 44 ел бер-беребезгә "эһ" дип тә әйтмәдек, кайтуыма аш пешкән, чәй кайнаган булыр. Шулай берсендә кайтып керсәм, әнкәй мич агарткан. И, әнкәй, мәшәкатең болай да җитәрлек, үзем агарткан булыр идем, дим. Ә ул, и, килен, әле сиңа да күп калды, идән дә юасың бар, ди. Мине йорт эшләреннән гел аралап яшәргә тырышты, гомер буе әзердән чыгып киттем, әзергә кайттым. Мин каенанама мең рәхмәтле. Инде урыны оҗмахта булсын. Әгәр кодрәтемнән килсә, аны янәшәмә алып кайтып куяр идем. Ул мине Коръән, намаз укырга өйрәтте. Бүген ул өйрәткәннәр белән мәет юам, кәфен кисәм", - ди Рәшидә апа, изге гамәлләр кыла алуына куанып.
    Бүгенге көндә ул кызы Ләйсән, кияве Маркиз Хафизовлар тәрбиясендә яши. Югары Әхмәт авылында яшәүче кызы Фәния белән кияве Хәмит атна саен килеп, хәлен беләләр. Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче улы Радик белән килене Равилә гел кайтып, ярдәм итеп торалар. Сарман гимназиясендә укучы оныгы Гүзәлне дә бик мактады ул. Гел "5"легә генә укый, олимпиадаларда катнаша, ди. Балалары, оныклары - "әни", "әби", авылдашлары "Рәшидә апа" дип, өзелеп торалар.
    Юбилее уңаеннан аны котларга укучылары, авылдашлары килгән. Муниципаль район башлыгы урынбасары Г.Сәляхова аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путин котлавын, район хакимиятенең бүләген тапшырды, иң җылы сүзләрен әйтте. Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Р.Шиһапова, Мортыштамак авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Г.Гавасетдинова, авыл ветераннар советы рәисе М.Исмәгыйлева, Мортыштамак мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Г.Фәррахова да үз котлауларын ирештерделәр. Рәшидә апа янәшәсендә - замандашы, үзе дә күптән түгел 90 яшьлеген билгеләп үткән Бибихөснә апа, кызлары, кияүләре, оныклары... Алдагы көнне Коръән ашы уздырганнар. "Әнине авылдашлар да бик зурлады", - диләр кызлары. Үзен һәм үзе кебек сугыш чоры кешеләрен шулай искә алганнары, хөрмәтләгәннәре, алар куйган хезмәтне аңлый, бәяли белгәннәре өчен РФ, Татарстан Президентлары В.Путинга, Р.Миңнехановка, район хакимиятенә, район башлыгы Н.Закировка, авылдашларына рәхмәт укып туя алмады Рәшидә апа. Саубуллашканда да изге теләкләрен ирештерергә ашыкты: "Аллаһка мең шөкер. Авылдашлар, күрше-тирә белән дә дус яшәдек, инде кылган игелекләре үзләренә кайтсын. Бәхет ишектән үзе килеп керми. Аның өчен тырышырга, армый-талмый хезмәт итәргә кирәк. Инде мин барлык бәндәләргә дә бәхет, саулык, зирәк зиһен, үткен фикер, күркәм холык телим".
    ...Мәктәп янәшәсендәге тирә-юньгә нур сибеп торучы йорт капкасыннан иңнәренә ак шәл япкан берәү чыгып килә. Үткән-сүткән аңа, башын иеп, зурлап сәлам бирә, туктап, хәл-әхвәлен белешә, изге күңелле ак әбинең, ак апаның хәер-фатихасын ала. Инде алга таба да авылдашларыгызның, якыннарыгызның иң хөрмәтле һәм иң кадерле кешесе булып яшәргә язсын, Рәшидә апа!
    РӘСЕМДӘ: Рәшидә апа (уңнан икенче) кызлары Ләйсән, Фәния, чордашы Бибихөснә апа янәшәсендә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: