САРМАН
  • Рус Тат
  • Яшәү дәртен сүндермичә

    Гомер көзләренә кереп барганда, һәркем, тормыш йомгагын сүтә-сүтә, үткәне, кылган гамәлләре хакында уйлана булыр. Әйдәгез, Гөлниса Һадиеваның гомер пәрдәсенең бер читен күтәреп, аның үткәннәренә күз салыйк. 1953 нче елның феврале. Ире Әзһәрне эшкә озатып калган Гөлсинә кайнанасының да хәлен белеп кайтырга уйлый. Мусабай-Завод урамнарында кыш хакимлек итә. Гаҗәеп матур көн,...

    Гомер көзләренә кереп барганда, һәркем, тормыш йомгагын сүтә-сүтә, үткәне, кылган гамәлләре хакында уйлана булыр. Әйдәгез, Гөлниса Һадиеваның гомер пәрдәсенең бер читен күтәреп, аның үткәннәренә күз салыйк.
    1953 нче елның феврале. Ире Әзһәрне эшкә озатып калган Гөлсинә кайнанасының да хәлен белеп кайтырга уйлый. Мусабай-Завод урамнарында кыш хакимлек итә. Гаҗәеп матур көн, кояш нурларыннан җем-җем килгән карлар аклыгыннан күзләр камаша. Хәл-әхвәл белешеп, берәр чынаяк чәй эчеп кенә өлгерәләр, Гөлсинә балага авырый башлый. Сабыйны бисмиллалы Сәйдә әбисе кабул итеп ала, йомшак куллары белән дөньядагы иң матур сүзләрне әйтә-әйтә биләп, әнисе куенына сала. Тик иркәләнеп ятарга вакыт юк. Йорт хуҗасы эштән кайтуга өйдә булырга кирәк. Ике каен сеңлесе, ат җигеп, ана белән баланы җилдереп китереп тә куялар. Гөлниса белән очрашканда, апасы бүген дә көлеп искә ала: "Тугач та, тик тормый торган, тынгысыз җан булгансың инде син. Аякларың юрганнан чыгып кайткан бит".
    "Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", - дигән күренекле мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдин. Әтиләре - механизатор, әниләре - бухгалтер, алар арасындагы җылы, якты мөнәсәбәт балалар өчен үрнәк, яшәү рәвеше, тәрбия тоткасы була. Биш бала бер-берсен карап, бергәләп өй эшләрен эшләп үсәләр, кул арасына иртә керәләр. Шунсы да бар, ишле балалы гаиләдә үскән балалар тәрбияле, туган җанлыклы булалар. Гөлнисалар бәхетле: әби тәрбиясе дә эләгә аларга. Ә безнең әбиләребез алар - тумыштан килгән педагоглар. Сәйдә әби дә балаларны, киленнеке, кызныкы дип, аерып тормый. Ул әкият, шигырь сөйли, мөнәҗәт көйли башласа, кыз аның тез арасына кереп, авызына карап утыра. Әби балаларның тамакларын туйдыргач, бик еш кына татулыкка, бердәмлеккә өйрәтүче "тәрбия сәгате" уздыра.
    Ул вакытта бөтен авыл баласының да уе - укытучы яки врач булу. Гөлниса да курчакларын дәвалап, аларга укол кадап мәш килә. Абыйсының әлифбасыннан биш яшьтә үк укырга өйрәнеп, күрше әбиләренә килгән хатларны укып бирә башлый. Беренче класска укырга баруны түземсезлек белән көтеп ала, мәктәпне, укытучыларны ярата. Газ, электр юк, өйдә сарык, кәҗә бәтиләре чабыша. Гөлниса лампа яктысында тиз-тиз дәресләрен хәзерләп бетерә дә, әдәби китапларга ябыша. Авыл китапханәсендә ул укымаган бер китап та калмый. Җәй көннәре җиләк җыеп, зурларга себерке, печән әзерләшеп үтә. Бишенче класстан Шөкерәле, Борды авылларына йөреп укый, интернатта тора. Бер кешелек караватта зур сыйныф кызлары белән парлашып йоклыйлар. И ул интернат ашханәсендә пешкән макароннарның тәмлелеге! Өйдән алып килгән ипине кружкадагы суда чылатып, шикәр комына манып ашаган чаклар онытылмый. Ничекләр шулай телне йотарлык тәмле булды микән ул?
    Хезмәт дәресләрендә кызларны тегү, чигү эшләренә өйрәтәләр. Бу һөнәрләргә әбисеннән өйрәнгән Гөлниса малайлар белән тимер-томыр арасында бутала, кулына пычкы, чүкеч тота. Соңыннан гомер иткәндә кирәге чыга: ир-ат, хатын-кыз эше дип тормый: кадагын да кага, утынын да яра, печәнен дә чаба. Балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән, Түбән Кама медицина училищесының акушерлар хәзерли торган бүлегенә укырга керә. Әти-әни канаты астында бер борчу белми яшәгән чаклар артта кала. Мөстәкыйль тормышка аяк атлау - икенче икән ул. Авырлыгы да җитәрлек, хыянәте дә ерак йөрми, ялганга да очрап кына торасың. Курсташлары арасында Сарман кызлары Хәмдия, Наилә, Назимә, Тәнзиләләр дә була. Хирургия буенча дәресләр бирүче укытучы ишектән керү белән: "Сарманнар алар матур җырлый", - дип, Янурыс кызы Тәнзиләне урындыкка бастырып җырлата. Аннан соң һәркемгә барып җитәрлек итеп теманы аңлата. Гөлниса, укуын тәмамлагач, эшкә юлламаны Сарман районына сорап ала. Эш белешергә баруына бергә укыган иптәш кызлары, үз ягы дип, баш врач белән аңа Яңа Бүләк авылына сөйләшеп тә куялар. Табигатьнең иң матур урынында урнашкан бу авылга, аның кешеләренә тиз ияләшә. Дөрес, башта яшь белгечкә шикләнеп карыйлар. Тик куйган диагнозлары дөрес булуы, әллә ничә кешене үлемнән алып калуы аның абруен күтәрә.
    Иң җанга тигәне юлсызлык була. Кыш көннәрендә, язгы-көзге пычракларда сөт ташый торган тракторларда бидоннар арасында даруга бара, авыруларны Теләнче Тамак участок больницасына илтә.
    Бервакыт авылда өч дус хатын сүз берләшеп, бәбәй алып кайтырга уйлыйлар. Кышның буранлы бер кичендә берсе авырып китә. Гөлниса ничек кирәк алай колхоз рәисе шоферын тыңлатып, аны больницага илтә. Авылга кайтып керүләренә икенчесе көтеп тора. Аны да илтеп кайталар. Теге өч хатынның берсе шушы шофер хатыны икән. Гөлниса фатирда тора торган әбинең капка төбенә кайтып туктагач, ул: "Ишегеңне шакымый тор әле, минем хатын ни хәлдә микән. Өйгә кереп чыгыйм", - ди. Анысы да ишекле-түрле йөреп, ирен көтә икән. Өченче мәртәбә юлга кузгалалар. Батып ятып, иртән генә кайтып җитәләр. Ә бу вакытта рәис дөнья бетереп шоферы белән машинасын эзләп йөри.
    Көз көне армиядән егетләр кайта башлый. Бергә эшләүче фельдшер кыз Ләйсән: "Марс кайткан", - дип, медпункттан чыгып йөгерә. Гөлниса да аңа иярә һәм кинәт туктап кала. Каршысында ап-ак куян бүрек, кыска тун кигән чибәр егет басып тора. Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре шулдыр. Сөю үз кочагына бөтереп ала кызны. Марсның да күзенә һичкем күренмәс була, уйларында - гел ак халатлы шәфкать туташы. Егетне армиядән яшерен өметләр белән көтеп йөргән кызлар көнләшеп тә йөриләр әле.
    Гөлниса Байбүләккә килен булып төшә. Әкиятләрдә генә туй белән барысы да тәмамлана, ә чынлыкта туйдан соң тормыш башлана гына. Яшь гаилә Сарманга килеп урнаша. Марс - РТСта, Гөлниса район шифаханәсендә эшли башлый. Эшкә өйрәткән, үз-үзләрен тотышлары, авыруларга булган мөнәсәбәтләре белән үрнәк, тормыш юлында маяк булган Нурдидә апасына, Асия Газдаловна, Асия Имамовналарга мең-мең рәхмәтле ул. Белемен күтәрү өстендә өзлексез эшләвен, тырышлыгын күреп, өлкән акушерка итеп күтәрәләр. Аның кулында - берьюлы ике җан иясенең гомере. Бу эштә аек акыл, сабыр булу, ә иң мөһиме, кешене ярату кирәк. Шундыйлар белән яши дә инде медицина. Башкаларны аңлый, күңелендәгесен тоемлый алырлык сәләт, олы йөрәк тә булырга тиеш. Ә моңа өйрәнеп кенә яисә китап ятлап кына, ирешеп булмый. Гөлниса әнә шул олы хәзинәгә ия. Эш дәверендә үзе дә бик күп яшь белгечләр өчен остаз була. Эшкә өйрәтү, тәҗрибә уртаклашу максатында авылларда күчмә семинарлар үткәрә. Иң яхшы сыйфаты - кешеләрне ничек бар, шулай кабул итеп, аларның һәр гамәлен аңларга һәм акларга тырышу.
    Һадиевларның үз ихаталарын корасы килә. План алып, өй җиткерәләр, бакча үстерәләр, сыер асрыйлар. Марсы үз тракторын, машинасын булдыра. Уллары Илдар белән Марат та үз гаиләләрен корып, Чаллыда яши башлыйлар, оныклар белән сөендерәләр. Бу урында Илсөяр Тимеркәева сүзләрен китерү урынлы булыр: "Егерме ел күршеләр булып яшибез. Ул миңа әнкәем кебек. Һәрвакыт киңәшләр биреп, ярдәм итеп тора. Марс абый авырганда, гел яныннан китмәде. Җылы сүзе, белгән догалары белән хәлен җиңеләйтергә тырышты. Гөлниса апа - кулларыннан гөл тамып торучы хуҗабикә дә. Ул пешергән ризыклар, ясаган салатлар телеңне йотарлык була. Ә бакчасында нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә үсми, иртә яздан көзгә кадәр, кергән кешенең күзен иркәләп, шау чәчәктә утыра. Сөйләм теле гаҗәеп матур, мавыктыргыч, фикер офыгы киң".
    Якын дусты Гүзәлия Мөхтәрова сөйли: "Утыз алты ел бергә яшибез. Хөкүмәт йортында күршеләр идек. Бергәләп аларның Байбүләгенә, безнең Мамадышка кайтабыз. Балаларыбыз бергә үсте. Башта безгә, аннан аларга йорт җиткердек, бөтен эшне бергәләп эшләдек. Гөлниса бик юмарт, киң күңелле. Юк, дип әйтә белми, соңгысын бирә. Үпкәли белми, гайбәт сөйләми. Әйтәсе сүзен күзеңә карап, туры бәреп әйтә. Күпләр безне туганнар дип уйлый. Бик нык авырды, ул вакытларда да зарланып йөрмәде, сиздермәскә тырышты. Тормышны, кешеләрне ярата".
    Язмышның - үз кануннары. Гөлнисаны да иң якын кешеләреннән аерып, сындырыплар сыный ул. Бер ел эчендә ике яктан да әти-әниләрен югалталар, Марсы да бу якты дөньядан иртә китә. Гөлниса төшенкелеккә бирелә, көчле стресс үзенекен итә: бик нык авырый башлый. Больницада йөргәндә, Әнүзә Мөбәрәковна аны "Сибирское здоровье" компаниясенең эшчәнлеге белән таныштыра һәм Сарманда аның офисын ачарга тәкъдим итә. Гөлниса аның продукциясен башта үзе куллана, файдасын күргәч, башы-аягы белән компания эшенә чума. Продукциянең үзебезнең илдә, Новосибирскида җитештерелүе, төп чималының табигый материаллар - дару үләннәре, кедр, сырганак майлары, нарат ылысы төнәтмәсе булуы кешеләрдә ышаныч тудыра, эшләре гөрләп бара.
    Алтмыш яшен тутырган Гөлниса үзен күпкә яшь, сәламәт итеп хис итә. Менә бит, әле яшьлек дәрте сүрелмәгән, яшәү дәрманы төкәнмәгән икән. Яшәргә дә, яшәргә әле.
    РӘСЕМДӘ: Мәскәүдә - бизнес-форумда.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: