САРМАН
  • Рус Тат
  • Ветеранның гомер бәйрәме

    1932 нче елның 17 ноябрендә Әюп авылында яшәүче Шәйдулла абый белән Миңнесорур апаның уртак мәхәббәт җимешләре - беренче кызлары дөньяга килә. Җисеменә туры китереп, әти-әнисе кызга Шәмсенур дип исем кушалар. Тик язмыш аны дөньяга аяк басуга ук диярлек сыный башлый. Шәйдулла абыйны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Миңнесорур апа...

    1932 нче елның 17 ноябрендә Әюп авылында яшәүче Шәйдулла абый белән Миңнесорур апаның уртак мәхәббәт җимешләре - беренче кызлары дөньяга килә.
    Җисеменә туры китереп, әти-әнисе кызга Шәмсенур дип исем кушалар. Тик язмыш аны дөньяга аяк басуга ук диярлек сыный башлый. Шәйдулла абыйны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Миңнесорур апа дүрт бала белән ялгызы торып кала. Кияргә юк, ашарга - такы-токы, әмма яшәргә кирәк. Ана кеше көне-төне колхоз эшеннән кайтып керми. Бөтен таянычы тугыз яшьлек Шәмсенур була. Шунлыктан, кыз, беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң, укуын да дәвам итә алмый, чөнки ике энесен, бер сеңлесен карарга кирәк. Колхозда да эшче кулларның иң кирәк чагы. Башка эшкә көче җитәрлек булмагач, Шәмсенурны дуңгызлар көтәргә куялар. Кечкенә генә гәүдәле кыз көннәр буе көтү көтә, кайткач, ашарга да табарга, эне-сеңелләрен дә карарга кирәк була. Яланаяк карлы-бозлы басудан өшегән бәрәңге җыеп алып кайтып, кәлҗемә пешерәләр, шулай итеп, җан асрыйлар. Бераз үсә төшкәч, яшүсмер кызны колхозның нинди авыр эше бар, шунда йөртә башлыйлар. Тик, нинди генә эш кушсалар да, кыз җиренә җиткереп башкара. Басудан кайтып керми, тракторын да иярли, фермасында да эшли. Ул елларның авырлыкларын язып кына бетерерлекме соң? Бигрәк тә Шәмсенур кебек әтиләре сугышта ятып калган балаларга кыенга туры килә.
    Еллар үтә, Шәмсенур да буйга җитә. Яңа Әхмәт авылы егете Рәфкать бөтерчек кебек җитез, уңган кызны күз уңыннан ычкындырмый, гомерлек юлдаш итеп сайлый. Килен булып төшкән авылында да Шәмсенурны җиңел тормыш көтми. Йортта каенанасы, Рәфкать абыйның өч энесе, бер авыру сеңлесе дә була. Яшь килен беренче көннән үк фермага сыер саварга төшә һәм лаеклы ялга чыкканчы шушы хезмәтеннән аерылмый. Тырыш хезмәтен, аны җиренә җиткереп башкаруын югарыдагылар да күрә, бәяли беләләр. Шәмсенур апа "Атказанган колхозчы" исеменә, бик күп хөкүмәт бүләкләренә лаек була.
    Рәфкать абый белән өч ул үстерәләр. Балалар тәртипле, тәрбияле булып үстеләр, әниләрен хөрмәтләп яшиләр. Олы уллары Мөнәвир гаиләсе белән Сарманда яши. Илшат белән Илгизәр - Шәмсенур апаның үз янында. Илгизәр, үзе сыман, яшьтән үк фермада. Илшатның да үз шөгыле бар. Ишек алды тутырып, мал да асрыйлар. Тик менә Рәфкать абый гына якты дөньядан иртәрәк китеп барды.
    Шәмсенур апа бүгенге көндә дә бик матур, бик күркәм итеп гомер кичерә, авылыбызның хөрмәтле кешесе, дини йолаларны үтәүчесе дә. Улларын тәрбияләргә, тәмле-тәмле ризыклар пешерергә, пөхтәлекне сакларга да өлгерә. Мин аның авыр тормыш һәм хезмәт юлы үтеп тә, сынмавы, сыгылмавына, авырлыкларга бирешмәвенә сокланам.
    Шушы көннәрдә Шәмсенур апаның - гомер бәйрәме. Сиңа киләчәктә дә улларың, киленнәрең, онык-оныкчыкларыңның игелеген күреп, ак яулыклы, ак күңелле әби булып, озын гомер кичерергә насыйп булсын, Шәмсенур апа!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: