САРМАН
  • Рус Тат
  • Ул тормышны ярата

    Ачык йөзле, кайчан очрашсаң да, зарлануны белмәс, уен-көлке белән сөйләшүче бу ханымны мин күп еллардан бирле беләм. Ул, ерак араларны якын итеп, бик еш кына район үзәгенә килә, авыл ветераннары мәнфәгатьләрен кайгыртып йөри. Ә ара - чыннан да, якын түгел, утыз биш чакрымлап бар. Шәрләрәмә - район читендә диярлек урнашкан...

    Ачык йөзле, кайчан очрашсаң да, зарлануны белмәс, уен-көлке белән сөйләшүче бу ханымны мин күп еллардан бирле беләм. Ул, ерак араларны якын итеп, бик еш кына район үзәгенә килә, авыл ветераннары мәнфәгатьләрен кайгыртып йөри. Ә ара - чыннан да, якын түгел, утыз биш чакрымлап бар. Шәрләрәмә - район читендә диярлек урнашкан авыл, Сарманга барып җитү өчен, иртә таңнан чыгып китәргә кирәк. Әле ярый машиналары йөреп тора, ул күп вакыт Сарманга килеп эшләүче Мансурга утырып килә. Шулай инде, гомер буе кеше арасында булган, аралашып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып яшәгән кеше, инде лаеклы ялда булса да, тынмый, һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт - эштә. Сүземнең кем турында барганын кайберәүләр "Шәрләрәмә" дию белән аңлаганнардыр. Әйе - ул Роза Шәйгарданова. Исемен дә бик белеп кушканнар бит аңа: Роза. Бакчаларның иң күркәм гөле, үзенең нәфислеге, купшылыгы, шул ук вакытта күзгә күренмәс гадилеге белән әллә каян күренеп тора. Роза апа да шундый: үзе ачык, үзе гади, үзе мөлаем. Ә югыйсә, бу ханымга үз гомерендә бик күпне күрергә, күпне кичерергә туры килде. Язмыш аңа тормыш юлларында әллә никадәр сынаулар әзерләп торган. Шулай язгандыр, әткәсе исән булып та, әтисез, ятим үскән кызга алда күп авырлыклар очрый. Үзе ул болай дип сөйли: "Мин мәктәптә укыганда, 23 февраль көнен яратмый идем. Бөтен бала әтисенә Совет Армиясе көненә бүләк әзерли, ә мин, кемгә бирим, микән, дип аптырыйм. Бабайга бирә идем бүләкләремне. Күп еллардан соң, әтине дә табып, аның белән очраштым. Минем аны гаеплисем килми, шулай килеп чыккандыр инде. Хәзер әтинең башка гаиләдәге балалары белән очрашып-күрешеп торам. Шулай итеп, берүзем генә үскән идем, хәзер алты туганым булды. "Роза Зәйнуллина мәктәптә яхшы укый, әнисенең сеңелесе Тәслимә дә аның белән бер яшьтәрәк, ярыша-ярыша укыйлар. Икесе дә алдагы тормыш сукмакларын мәктәп белән бәйлиләр. Роза Илексаз, Морбаш мәктәпләрендә укыганнан соң, урта белемне Сарманда ала, аннан район мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Шәрләрәмәгә укытырга килгәч, авылның иң абруйлы егете - гомер буе авыл советы председателе булып эшләгән Закирә апаның бердәнбер улы Равил белән таныша. Чәчләрнең чәчләргә бәйләнәсе еллары шушында булгандыр: озакламый яшьләр уртак тормыш башлап җибәрәләр. Карап торырга бик кырыс күренгән, эштә бик таләпчән булган Закирә апа да киленне бик ошата. Шулай булмаса, алар әниле-кызлы булып, утыз биш ел бергә тату гомер итәрләр идеме? Быел Равил абый белән яши башлауларына 44 ел тулды аларның. Икесенең дә әниләре соңгы елларында авырдылар. Роза апа белән Равил абый аларны карап-тәрбияләп, ахирәт юлына озаттылар. Эшчән, уңган-булган гаиләдә өч бала үсте.Авыл укытучысының эше никадәр күп икәнен үзе бу эштә эшләгән кеше генә белә. Роза апа да 38 ел буе мәктәптә эшләү дәверендә әллә никадәр хезмәт-вазифалар башкарды. Читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтының география факультетын тәмамлады. Агитатор, пропагандист, стена газеталары редакторы булып эшләде. Сайлаулар, башка күләмле чаралар үткәргәндә, гел активлар рәтендә булды. Ветеран укытучы шуңа сөенеп бетә алмый: аның укучылары барысы да кеше булдылар, бүгенге көндә тәртип бозып, йөз кызартып йөри торганнары юк. Араларында укытучы һөнәрен сайлаганнары да шактый. Бу укытучы өчен зур бәхет түгелмени? Димәк, еллар буе тырышып эшләүләр, мәктәптән кайтып кермәүләр заяга булмаган. Әле Роза Хәким кызы берничә ел мәктәп директоры да булып эшләде. Җитәкче буларак, ир-ат директорларга да авыррак тоелган эшләрне бер дигән итеп башкарды. Аның белән бергә хезмәт куйган, бүгенге көндә Шәрләрәмә мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Наилә Хуҗина менә ниләр сөйли: "Роза апа олыны - олы, кечене кече итә белә. Һәркем белән уртак тел таба, акыллы киңәшләрен бирә. Без - яшьләр өчен бер дигән остаз булды ул. Үз фәнен бик яхшы белә, әйбәт сөйли, аңлата, шулай итеп, балаларда да географиягә карата кызыксыну уята. Укучылар укытучының сүзен һәрвакыт тыңлыйлар. Мин аны киң күңелле, ачык йөзле, зур оештыру сәләтенә ия, сабыр булганы өчен хөрмәт итәм. Беркайчан да зарланмас, кеше турында начар сүз сөйләмәс. Аның кунакчыллыгы, аш-суга гаҗәп оста булуы - үзе бер матур сыйфат. Роза апа пешергән ашлар, ул әзерләгән чәкчәкләр - телеңне йотарлык. Кайгыларның да ниндиен генә күрергә туры килсә дә, сыгылып төшмәде, үзендә аякта калырга көч тапты. Мин аның һәрвакыт шулай кояш кебек якты йөзле, ярдәмчел, сау-сәламәт булуын телим". Әле пенсиягә чыккач та, өйдә торырга өйрәнмәгән Роза апа Нөркәй агрофирмасында бухгалтер, җәй көннәрендә ындыр табагында үлчәүче булып эшләде. Эшләгән кешегә эш язган: аны моннан 8 ел элек авыл ветераннар советы председателе итеп сайлап та ялгышмадылар. Роза апа үз авыл җирлегендә гомер иткән һәр өлкән кешенең хәлен белеп тора, кирәк икән, ярдәмен күрсәтә. Ветераннар советының эше белән район үзәгенә дә еш килергә туры килә, дип алдан бер әйткән идем инде. Роза Шәйгарданова район күләмендә уздырылган чараларда да бик теләп катнаша. Кайчан гына чакырсалар да, ялт итеп килеп җитә. Ул катнаша икән, ярыш-конкурслардан бер дә бүләксез китми, призлы урыннар ала. Район ветераннар советы, Россия пенсионерларының район бүлекчәсе оештырган чараларны да бу өлгер, актив ханымнан башка күз алдына китереп булмый. Бергәләшеп төрле тарихи урыннарга экскурсияләргә баралар, табигать кочагына ял итәргә чыгалар. Район, республика күләмендә үткәрелгән концертларда да Роза Шәйгарданова сәхнә уртасында булды. Соңгы вакытларда оештырылган кул эшләре күргәзмәләрендә ул чиккән әйберләрне бик күпләр ошатты. Роза апа - безнең газетаның да иң булдыклы хәбәрчеләренең берсе. Элек-электән нинди генә заданиеләр бирсәк тә, теманы киң итеп ачып, төгәл, матур итеп мәкаләләр яза белә, язганнарын район халкы да яратып укый. "Сарман" газетасы оештырган иҗади бәйгеләрдә призлы урыннарын алып, Мактау кәгазьләренә лаек булды. Хатын-кызны бизи торган иң асыл сыйфатлар ниндиләр, дисәләр, мин аларны, һичшиксез, шушы Роза апа кебек ханымнардан эзләр идем. Аның сабырлыгына, түземлегенә исең китәрлек. Бөтен районны, республиканы тетрәткән олы фаҗига кичерсәләр дә, ул югалып калмады, Ходай Тәгаләдән сабырлыклар сорап, гаиләсе, туганнары, дусларына таянып, тормыш юлларыннан алга таба атларга көч-куәт тапты. Бүгенге көндә әнкәсе Зиләдән ятим калган Эльвина - Роза апа белән Равил абый тәрбиясендә. Уллары Илгиз, Ходайга мең шөкер, инде әкренләп тернәкләнеп килә. Олы улы Рөстәм, килене Зилә (киленнәр икесе дә Зилә исемле) ике уллары белән бер дигән, үзләре җиткереп кергән зур йортта яшиләр. Кызлары Галия - укытучы - Юлтимернең иң уңган егетләренең берсе - Сириндә кияүдә, бер малай, бер кыз үстерәләр, кайнанасы Гөлисә апа да алар белән бергә яши, матур, тату гомер итәләр. Равил абыйның хезмәт стажы - 49 ел. Механизатор, газовик булып эшләде, терлекчелектә хезмәт куйды, исеме макталудан төшмәде. "Тормышта күпме генә кыенлыкларга очрасам да, мин үземне бәхетсез кеше дип санамыйм, киресенчә, мин бик бәхетле, - ди Роза апа. - Янда таянырдай гаиләм, дуслар, туганнар бар. Мин тормышны яратам. Әле шулай пар канатлар булып, бик озак еллар яшәсәк иде". Без дә шул теләкләрдә, Роза апа! Бу кабатланмас, матур тормышның бер күркәм нуры булып яшә дә, яшә әле. Йөзләреңнән роза гөле балкышлары беркайчан да китмәсен.

    РӘСЕМДӘ: Роза апа оныгы Эльвина белән.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: