САРМАН
  • Рус Тат
  • Тормыш дулкыннары какса да

    Фәүзия апаның зирәк акыллы, авырлыклар алдында каушап калмый торган көчле рухлы кеше булуына торган саен ышанасың. "Ат җигеп, Күктәкә урманыннан кайтып киләм. Көн кичкә авышты. Шыгай тавының яртысына җиткәч, ат, хәлсезләнеп, тарта алмый башлады. Арбаны этеп тә карыйм, алга чыгып, атның йөгәненнән дә сөйрәп карыйм, ат кымшанмый да. Юл читенә...

    Фәүзия апаның зирәк акыллы, авырлыклар алдында каушап калмый торган көчле рухлы кеше булуына торган саен ышанасың.
    "Ат җигеп, Күктәкә урманыннан кайтып киләм. Көн кичкә авышты. Шыгай тавының яртысына җиткәч, ат, хәлсезләнеп, тарта алмый башлады. Арбаны этеп тә карыйм, алга чыгып, атның йөгәненнән дә сөйрәп карыйм, ат кымшанмый да. Юл читенә чыгып утырдым да, кычкырып елап җибәрдем. Байтак азапланганнан соң, минем арттан авылдашым Рубил килеп чыкты. Ул үзенең агач төягән арбасын тау башына менгереп куйды да, атын туарып, минекен дә алып менде. Арган, йончыган атымны җитәкләп, Нөркәйгә кайтып җиттем. Вакыт төн уртасыннан үтте. Карыйм, бер җайдак килә. Сөенечемнән кычкырып җибәрдем: абыем Мөгамбәр икән, мине эзли чыккан. Аның атын минем йөк төягән арбага җиктек тә, таң атканда, авылга кайтып җиттек", - дип, күз яшьләренә тыгылып сөйләп китте Фәүзия апа. Әйе, сөйләрлеге дә бар шул.
    Тормыш бит ул - дәрья. Дулкыннары белән җилкәнле корабларны да бөтереп алып, тирән чоңгылларга илтеп аудара. Шундый катлаулы мизгелләрдә дә рухи көчкә таянып, ишкәкләрен кулдан ычкындырмыйча, ярга, аяк басар ныклы туфракка килеп җиткән кеше ул Шәрләрәмә авылы ветераны Фәүзия апа Салихҗанова. Аның, нинди генә авырлыклар килгәндә дә, сыгылмый яшәрлек көчле рухлы булуына торган саен ышанасың.
    "Язгы чәчү җитәр алдыннан, җәяүләп, Карамалыга семенага киттек. Юллар юк, тездән суга батып, бер пот (16 килограмм) семенаны җилкәдә күтәреп кайтып килгәндә, коеп яңгыр ява башлады. Көч-хәл белән Тәкермәнгә кайтып егылдык. Капчыкларны кладовщикка калдырдык та, өстәге лычма булган алам-саламнарны салып сыктык һәм авылга юнәлдек. Төнлә өйгә кайтып керсәк, өй салкын. Иртәнгә кадәр эчкә җылы кермәде. Салам, кура ягып җылытылган өйнең ни җылысы булсын инде?! Шул юеш чабаталар белән икенче көнне яңадан чыгып киттек юлга", - дип дәвам итте ветеран.
    1931 нче елның 15 нче декабрендә Хисмәтулла абый белән Һәдия апаның көтеп алынган кызлары булып, дөньяга аваз сала ул. Дүрт малай арасында ак каеннардай гүзәл, ләкин имән кебек ныклы ихтыяр көченә ия булып үсеп килгәндә, каһәр суккан сугыш башлана. Хисмәтулла абый беренче көннәреннән үк сугышка китә. Һәдия апа биш баласын кочаклап, иренең исән-имин кайтуын теләп, озатып кала. Бу вакытта олы улы Нурисламга - 13 яшь, Мөгамбәргә - 11, Фәүзиягә - 10, Хөҗҗәткә - 7, иң кечкенәсе Фәнилгә 1,5 яшь була. Ниләр генә күрми бу гаилә?! Фәүзия дә Шәрләрәмә мәктәбендә 4 классны тәмамлагач, эшкә тотына. Хисмәтулла абыйның сугышта үлү хәбәрен китергәч, Һәдия апа, балаларын кочаклап, җирне тырный-тырный елый. Аңа кушылып, барлык балалары елыйлар. Ләкин Һәдия апа көчле рухлы була. Балаларын какмый-сукмый, намуслы итеп үстерә. Фәүзия дә кечкенәдән кул арасына керә, әнисенә сыер савыша. Ярый әле сыер асрыйлар: сөтен, маен сатып, чабата сатып алалар, сөте белән кычыткан ашы пешереп, тамак туйдыралар. Гөлҗимеш киптереп, чәй әзерлиләр. Фәүзия апа ашлык суга, көлтә бәйли, Горькийга барып, торф чыгара, урман кисә, ат белән урман ташый. Кечкенәдән ул вөҗданны юлдаш итеп яши - кайда гына хезмәт куйса да, халык ихтирамын казана.
    Шушындый итагатьле, түзем, өстәвенә, чибәр кызны авылның алдынгы механизаторы Мөхәммәтҗан абый гомерлек яр итеп сайлый. Тормышларын ямьләп, өч кыз, ике малай үстерәләр. Түгәрәк табынлы ныклы гаилә корып, тормышның сынауларын да, шатлык-куанычларын да уртак итеп, егерме өч ел гына яшәп калалар бергә. 1980 нче елда Фәүзия апа тол кала. Ялгызы биш баласын укытты, кеше итте ул.
    Судай агып, гомерләр дә узып бара. Канатларын җилпеп очкан кыр казлары кебек, аның да балалары төрле якларга таралдылар. Мәскәүгә, Чаллыга барып, балалары, оныклары янында кунак булып кайта Фәүзия апа. Балалары, килен-кияүләре, ун оныгы һәм дүрт оныкчыгы өчен төпле киңәшче, балалар хакын хаклап яшәүче , изгелек төшенчәсен яшәү максаты итеп куйган олы җанлы кеше ул.
    Авылым ветераны оҗмахта - улы Нәргиз, килене Әлфия белән зур, күркәм йортта матур гомер кичерә. Балаларының тормыш юлында яшәү өлгесе булып тора ул. Кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел, гадел авылдашымны һәркем ихтирам итә. Киләчәктә дә тормышының һәр мизгеленең бәхет белән үтүен, тәкъдир язган гомерен матур яшәвен, өенең бусагасын куаныч кына атлап керүен телим ветеранга.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: