САРМАН
  • Рус Тат
  • Сезне Сарман онытмый

    1980 нче елда халык телендә "Химия" дип йөртелгән 250 кешедән торган тулы комплекс эшли башлады. Һәр тармакка тәҗрибәле белгечләр килде. Сарман урамнарына күз салам. Куйбышев урамы... Шунда килен булып төштем, өйдән -эшкә, эштән өйгә ашыктым, дус-ишләр таптым. Ут күршеләрем Зоя, Мөзәянә апалар, Җәмилә Гариповна, коллегам Розалия Мәхмүтовна, Әнисә (алар инде...

    1980 нче елда халык телендә "Химия" дип йөртелгән 250 кешедән торган тулы комплекс эшли башлады. Һәр тармакка тәҗрибәле белгечләр килде.
    Сарман урамнарына күз салам. Куйбышев урамы... Шунда килен булып төштем, өйдән -эшкә, эштән өйгә ашыктым, дус-ишләр таптым. Ут күршеләрем Зоя, Мөзәянә апалар, Җәмилә Гариповна, коллегам Розалия Мәхмүтовна, Әнисә (алар инде бакыйлыкта, рухларына догалар багышлыйм) һәм башкалар белән туганнарча аралашып, ярдәмләшеп яшәдек. Сабыр, тыйнак, эчке дөньясы матур Әнисәне бигрәк тә еш искә алам. Чөнки балаларыбыз балалар бакчасына бергә йөрделәр, бер мәктәптә укыдылар, бер урамда уйнап үстеләр. Ирләребез дә туган-үскән җирдә авыл хуҗалыгын күтәрүдә бергә булдылар. Әнисә иренә әйбәт хатын, балаларының яраткан әниләре иде. Иренең ирешкәннәренә сөенде, иңнәренә төшкән авырлыкларны бүлеште. Уйлап карасаң, асыл затларыбыз ирешкән уңышларда гаилә учагын саклап торучы якыннары өлеше гаять зур икән, ләбаса. Дөнья мәшәкатьләрен пар канатта күтәргәндә генә, эшкә күңел барадыр, акыллы балалар үстерергә җиңелрәктер. Раел ул яктан уңды - ныклы тыллы булды.
    Раел белән Әнисә Игәнәбаш авылында туып-үсәләр. Авыл яшьләре куйган концертларда Раел гармунда уйный, Әнисә белән шунда танышып, йөреп китәләр һәм 1950 нче еллар азагында гаилә коралар. Колхозда бераз эшләгәч, 1965 нче елда Сарманга күченеп, йорт салалар. Раел "Сельхозтехника" берләшмәсендә эшли башлый, Әнисә - сатуда. Бер-бер артлы өч кыз дөньяга килеп, әти-әнисен, әби-бабаларын сөендерәләр. Соңрак көтеп алган, тупылдап торган уллары туып, бәхетле гаиләгә шатлык өстенә шатлык алып килә. Алар төпле белем алып, тормышта үз урыннарын таптылар. Диләрә - КамАЗда химлаборатория җитәкчесе, Венера - Җәлил җылылык челтәре предприятиесе - "Водоканалсервис" филиалы бухгалтеры, Зөлфия - район хастаханәсе табибы, Радик - Әлмәттә Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте рәисе. Радик төп йортта калды, үз йортын җиткерде. Туганнар, шунда җыелып, әти-әниләрен искә алалар, ярдәмләшеп яшиләр. Ходай биргәнгә канәгать булып яшәргә өйрәткәннәре, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләренә чиксез рәхмәтле алар.
    "Химия"гә
    нигез салган
    җитәкче
    Камалетдинов Раел Сәхбетдин улы - хөкүмәтнең күп кенә бүләкләренә лаек булган "Электро" колхозының алдынгы механизаторы, "Сельхозтехника"ның терлекчелек фермаларын механикалаштыру цехы, республикада алдынгылар рәтендә барган "Сельхозхимия" берләшмәсенә нигез салган җитәкче. Гомумән, түбәннән күтәрелгән, туган җирендә фидакарь хезмәте белән якты эз калдырган шәхес.
    1970-80 нче еллар тарихка авыл хуҗалыгы һәрьяклап күтәрелеш алган чор булып кереп калды. Районда да ашлык һәм терлек азыгы җитештерүне арттыру йөзеннән, яңа оешмалар төзелде, алар колхозларга ныклы ярдәм күрсәтә башлады. 1978 нче елда "Сельхозтехника" берләшмәсе каршында оештырылган отряд басуларга ашлама чыгару һәм үсемлекләрне саклау эшен үз өстенә ала. 1979 нчы елда ул берләшмәдән аерылып чыга. Җитәкчесе итеп Камалетдинов Раел билгеләнә. Яшь җитәкче кадрлар мәсьәләсен хәл итә, махсус техника кайтартыла, базаны аякка бастыру буенча эш бара.
    Көнне төнгә
    ялгап эшләделәр
    Оешмада беренче көннәреннән алып, лаеклы ялга киткәнче, башта диспетчер, аннан кадрлар бүлеге җитәкчесе булып эшләгән, партоешма секретаре вазифаларын башкарган икенче күршем Кәлимуллина Венера Әнвәр кызы белән үткәннәрне искә алабыз.
    - Раел Сәхбетдинович кабинет җитәкчесе түгел иде. Көне-төне эшләүче, башкаларны эшләтә белүче бик тырыш, намуслы җитәкче булды, - дип башлады сүзен Венера. - 1980 нче елда халык телендә "Химия" дип йөртелгән 250 кешедән торган тулы комплекс эшли башлады. Һәр тармакка тәҗрибәле белгечләр килде. Баш агроном Хәлимә Кыямова, экономист Венера Хәйруллина, баш бухгалтер Галимов Гайнан, баш инженер Шәрипов Мәгъфүр, секретарь Галиуллина Гөлүсә, Фәрхетдинова Нәкыя, Сәфәрова Мияссәрә - яшь оешманың беренче карлыгачлары.
    Басуларга, туфрагы үзенчәлегеннән чыгып, Әлмәт лабораториясе төзегән картограмма нигезендә, органик һәм минераль ашламалар куллану, ачы туфракларга известь кертү кебек агрочаралар оешкан төстә бара. Нәтиҗәдә хуҗалыкларда бөртекле һәм азык культураларының уңышы арта. Оешмага яшьләр килә. Яшьләр бригадалары арасындагы социалистик ярышта лидерлары Сәхәбетдинов Мөнир, Салихов Рәшит булган "Сельхозхимия" бригадасы районда җиңү яулап, премияләр, ял йортларына юлламалар ала.
    Производство базасын киңәйтү эшләре туктамый, яңа тармакларга нигез салына. Теләнче Тамакта берләшмәнең бүлекчәсе эшли башлый. Известь оны әзерләүче карьерга нигез салу көн кадагына килеп баса. Аның җитәкчесе Насыйбуллин Искәндәр, башка районнарга барып, коллегаларының эш тәҗрибәсен өйрәнә, Казанда әзерлек үтә. Ул башка эшкә киткәч, карьерны 1985 нче елдан 2004нче елга кадәр Кәлимуллин Дөлфәт җитәкли. Монда Р.Нариманов, И.Әхмәтҗанов, И.Мифтахов, Л.Мортазин, Р.Йосыпов, Р.Бәдертдинов, Ф.Фәхриев, Ә.Фазуллин, З.Хәйруллин кебек фидакарьләр, вакыт белән исәпләшми, көчләрен кызганмыйча эшлиләр. Тырыш коллектив күп мәртәбәләр республика күләмендә күчмә Кызыл байракка лаек була.
    Тиздән оешманың ярдәмче хуҗалыгында дуңгызлар симертә башлыйлар. Бу эшне Мария Романова җиренә җиткереп башкара.
    - "Сельхозхимия" ирешкән уңышларга агрономнар М.Мирзасалихов, М.Бадыйков, Г.Кәлимуллин, механиклар Р.Галиәкбәров, И.Хәбибуллин, М.Рәфыйков, И.Насыйбуллин, шоферлар П.Карабашев, Г.Сираҗиев, Г.Харисов, М.Әгъләмов, Г.Нигъмәтуллин, М.Зиятдинов, Ф.Нуриев, В.Галиев, Р.Исламов, тракторчылар Д.Зарипов, М.Шәйхетдинов, Р.Шәрәфетдинов, А.Якупов, Р.Салихов, Н.Насыйбуллин, Р.Нариманов, эретеп ябыштыручылар Н.Шәрәфетдинов, Р.Хәмитов, М.Фәсхетдинов, балта остасы Т.Хаҗиев һәм башка исемнәре телгә алынмаган фидакарьләрнең хезмәте кергән, - ди Венера.
    Төп эш белән беррәттән, производство базасын ныгыту, торак йортлар җиткерү киң колач ала. Оешма эшче-хезмәткәрләре өчен Ленин урамында бөтен уңайлыклары булган биш катлы йорт, яңа районда ике катлы өч йорт, күп кенә коттеджлар файдалануга тапшырыла, оешмада эшләүче гаиләләрнең балалары өчен 140 урынлы бакча эшли башлый.
    Производствога тармак яңалыкларын кыю кертүче җитәкче коллективны җиңүләргә алып бара. 1982-1984 нче елларда хезмәт күрсәткечләре буенча ул Республика Министрлар Советы күчмә Кызыл байрагын ала.
    Абруйлы
    булдылар
    Максатым "Сельхозхимия" берләшмәсенә нигез салган, аның уңышларга ирешүенә бәяләп бетергесез өлеш керткән абруйлы җитәкчесе Р.Камалетдинов турында язу иде. Әмма аннан соң да үз йөзен югалтмаган коллектив турында кыскача әйтеп китми булмый.
    - 1985 нче елда оешманың җитәкчесе итеп Р.Миңнебаев билгеләнде, - дип дәвам итте сүзен Венера. - Производство базасы үсте, ныгыды. 1989 нчы елда оешма каршында терлек азыгы сыйфатын тикшерүче агрохимлаборатория оешты. Аны белгеч Дания Нуриәхмәтова җитәкләде, ярдәмчесе булып Разия Моратова эшләде. Берләшмәдә 1990 нчы елларда тырыш хезмәт куйган белгечләр С.Шакиров, Р.Минһаҗев, И.Нуриәхмәтов, Ф.Фәретдинов, Р.Садертдинов, К.Хисмәтуллина, Г.Нәбиуллина, С.Зарипова, В.Әбелханова, М.Вәгыйзова, Х.Нәбиуллин, Ө.Гамиров һәм башкалар турында бары мактау сүзләре генә әйтеп була. Коллектив җиткерелгән планнарны уңышлы үтәде, республика күләмендә алдынгылар рәтендә барып, күчмә Кызыл байраклар, вымпеллар, премияләр алды. Профсоюз оешмасы җитәкчелегендә коллектив җәмәгать эшләрендә дә сынатмады. Районда үткән барлык чараларда актив катнашучы, спорт ярышларында әйдәп баручы булды.
    Әйе, җирдә җырга тиң эше калган, гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган, туган
    төбәге тарихына исемнәрен алтын хәрефләр белән язарлык Раел Камалетдинов кебек якташларыбыз күп бит арабызда. Языйк әле алар турында. Исәннәре ишетсеннәр, үзләре укысыннар, уллары, кызлары һәм оныклары горурлансыннар.
    Рәсемдә: Әнисә, Раел Камалетдиновлар кызлары белән.
    Фото - гаилә архивыннан.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: