САРМАН
  • Рус Тат
  • САБЫРЛЫК – ГОМЕРЛЕК ХӘЗИНӘ

    Кәүҗияк мәдәният йортында шимбә көнне гаҗәеп матур кичә узды. Ул Аналар көненә һәм шушы авылда туып-үскән хөрмәтле кеше - Өммегөлсем әбинең 100 яшьлек юбилеена багышланды. Очрашуны үзенең дога-нәсихәтләре белән авылның остабикәсе Саимә апа Фәхрисламова башлап җибәрде. Әй, язмыш, диген, кешегә тормыш юлында нинди генә киртәләр куймый да, чыдамлыкка ничек кенә...

    Кәүҗияк мәдәният йортында шимбә көнне гаҗәеп матур кичә узды. Ул Аналар көненә һәм шушы авылда туып-үскән хөрмәтле кеше - Өммегөлсем әбинең 100 яшьлек юбилеена багышланды. Очрашуны үзенең дога-нәсихәтләре белән авылның остабикәсе Саимә апа Фәхрисламова башлап җибәрде.
    Әй, язмыш, диген, кешегә тормыш юлында нинди генә киртәләр куймый да, чыдамлыкка ничек кенә сынамый ул. Сабырлыкны юлдашы итеп алып, авырлыкларга бирешми яшәгәннәрне Ходай Тәгалә үз рәхмәтеннән ташламый. Шушы көннәрдә үзенең 100 яшен тутыручы Фәттахова Өммегөлсем Җәләлетдин кызы, тормыш матурлыгын тырыш хезмәттә күреп, зарланмый-сыкранмый, булганына канәгать булып гомер кичерә. Зирәк акылы белән гаҗәпләндереп, төпле киңәшләре белән әйләнә-тирәдәгеләрне сөендереп, сабырлыгы белән сокландырып, һәр туган көнгә шөкерана кылып яши. Ә бит тормыш камчысы аны һәрьяклап чәбәкләгән.
    1912 елның 22 ноябрендә Кәүҗияк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә, әтисе белән әнисенең уртак беренче балалары булып, дөньяга аваз сала ул. Аннан соң тагын алты бала туа. Гаиләләрендә төрле балалар тәрбияләнә. Барысы да эшләп үсәләр. Өлкән туганнарының берсе чирләп үлә, икенчесе читкә чыгып китә. 14 яшьлек кыз әтисе белән бергә ат җигеп эшкә йөри. Җир эшкәртәләр, хәтта читкә чыгып, кавын, карбыз, суган алып кайталар. Үзе эшләп сатып алган намазлыгын бүгенге көндә дә кадерләп саклый Өммегөлсем әби. 19 яшендә Казанга эшкә китә. Туганы Зәйтүнәнең апасы Әсма ярдәме белән тун-бүрекләр тегәргә урнашалар. Шунда эш вакытында йөрәк өянәге булып, ай ярым хастаханәдә ятып чыга. Савыгып, бер ел эшләп, отпускка кайткан җирдән авылда кала. Ташлыяр совхозына эшкә урнаша, кыш көннәрен икмәк пешерүдә эшли. Колхозлашу елларында ат белән төрле эшләрдә йөри, орлыгын да ташый, җирен дә эшкәртә. Буш вакытларында колхозга - чыбылдык, кешеләргә ашъяулык, алъяпма бәйли, паласлар да суга.
    1935 елда Әхтәм исемле егет белән тормыш корып җибәрәләр. Ире фин, япон сугышларында катнаша. Ул юкта Өммегөлсем атлар караучы булып тора. Бервакыт колхозга район үзәгеннән бер хатын-кыз вәкил килә. Аны кире илтергә, ир-атлар булмаганлыктан, моңа йөклиләр. Атлар барысы да эштә, өйрәтелмәгән тай гына буш. Вәкил куркуга кала. "Исән кайтып җитсәк, улыңа кәчтүм-чалбар тектереп җибәрәм", - ди һәм сүзендә тора. Шулай атлар карап, атлар белән төрле эшләрдә эшләп, еллар уза. 1951 елда Өммегөлсем әбинең ике күзе дә сукырая. ике айлап Чаллы хастаханәсендә ята. Шактый еллар узгач кына, аның күзендә язва булганлыгы ачыклана. Шулай да эшен ташламый ул. Ләкин бераздан биле авырта башлый, урын өстенә кала. Умыртка сөягендә чир табалар. Атаклы табиб Михаил Игнатьев юлламасы белән, ике елга дип, Актаныш районы Байсар авылына туберкулез диспансерына җибәрәләр. Ләкин анда озак ятарга теләми, тугыз ай дигәндә, ялынып сорап, авыру китергән бер кешегә ияреп, авылына кайта. Авылның шәфкать туташы Лиза апа, көненә өчәр мәртәбә янына килеп, аңа уколлар ясый. Шул рәвешле шактый еллар чир белән көрәшеп яши ул. Әмма бервакытта да төшенкелеккә бирелми, сыкранмый, сабыр була. Кул кушырып утырмый: кешеләргә челтәрләр бәйли, бүрекләр тегә, йон җептән машинада паласлар тукый. 96 яшенә кадәр йон эрли, бүгенге көндә дә күзлексез чәйнек астына куя торган салфеткалар бәйли. Ул гомере буе, үзен аямый, хезмәт куя, кешеләргә файда китерү өчен тырыша.
    Чыннан да, төрле авырлыклар кичереп, тормыш ачысын татып яшәсәләр дә, Фәттаховлар бервакытта да зарланмыйлар. Әхтәм абый белән 64 ел бергә гомер кичерәләр. Өммегөлсем апаның унбер баласының бүгенге көндә өчесе - исән-сау. Калганнары инде 3-4 яшьтә үк гүр ияләре булганнар. Җиде оныгы, тугыз оныкчыгы бар. "Әбекәй" дип өзелеп торалар. Ике оныкчыгының бәбиләрен дә кулларына алып сөя әле ул.
    Туган авылы Кәүҗияктә узган кичәдә менә шулай аның гомер йомгагы сүтелде. Аны тәбрикләргә район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев килгән иде. Ул Россия Президенты В.Путинның, республика җитәкчесе Р.Миңнехановның Котлау һәм Рәхмәт хатларын, район башлыгы Н.Закировның тәбрик сүзләрен җиткереп, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Ф.Әхмәтгәрәев тә авылның Ак әбисенә ихлас теләкләрен ирештерде. Кызлары Кәримә, Зәйнәп, килене Флера апаларның, кияве Илшатның чыгышларын да залдагылар дулкынланып тыңлады. Сәхнәгә берәм-берәм күтәрелгән оныклар, оныкчыклар әбиләренә булган кадер-хөрмәтне шигырь юлларына салып җиткерделәр, бер оныгының тормыш иптәше - Нәркиз Фәрхетдинов баянда үзе уйнап, "Рәхмәт, әнкәй" җырын башкарганда, һәркемнең күңеле тулып, күзләре яшьләнде. Мәктәп директоры - авыл ветераннар советы рәисе Ф.Шакированың, сәнгать җитәкчесе Н.Никитинаның чыгышларында, туганнары Ания ханымның, буын чылбырын барлап, төпле киңәшләре, гомер буе үрнәк булып яшәве өчен рәхмәт сүзләрен җиткергәндә, йөзьяшәр ветеранга карата күпме хөрмәт хисе, ихтирам булуы күренде. Юбилее белән тәбрик итәргә Дүсемнән килгән озак еллар авыл советында секретарь булып эшләгән кодагые - Лира ханымның теләкләре дә үзгә иде, бүләк итеп башкарган җыры да күңел кылларына чиртте. Юбилярны котларга теләүчеләр бик күп булды. Түбән Камадан, Сарманнан кайткан туганнары, Рангазар, Ләшәү Тамак авылларыннан килгән Тәмхидә, Тәфсирә апалар гаиләләре, кызының классташы Эльмира Александрова, авылдашлары, урамдашлары Гөлзирә, Галия ханымнар Өммегөлсем апага иң матур теләкләрен җиткерделәр, күңелләрендә сакланып килгән якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Кичәдә барысы да чын күңелдән иде. Алып баручы Бриллиант Корбангалиева аны һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп оештырган. Бу көнне яңгыраган җырлар, шигъри юллар дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешеләргә - Әниләргә багышланды. Кичә тәмамлануга, барлык балалар, онык-оныкчыклар, туганнар бергә җыелып, Ак әби янында истәлеккә фоторәсемгә төштеләр. Аларның күплегенә хәйран калдык.
    Гомер иткән нигезеннән аерыласы килмәсә дә, Өммегөлсем әби менә 5 ел инде Сарманда кызы Зәйнәп, кияве Илшат тәрбиясендә яши. Үзенә аерым бер бүлмә. Аның яныннан якыннары - балалары, оныклары, туганнары өзелми, хәлен белеп кенә торалар. Балалары һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган мәрхәмәтле, изге күңелле авылдашларына, күршеләргә бик тә рәхмәтле. Туган авылына кайтасы килгән вакытларында һәрвакыт әбинең гозере үтәлә. Хәер, аңа Сарманда да бик рәхәт. Ямьле җәй көннәрендә капка төбенә чыкса, шундук урамның бала-чагасы аны әйләндереп ала. Берсе, ашыга-ашыга, балалар бакчасында өйрәнгән шигырен сөйләп күрсәтсә, икенчесе җырлап җибәрә. Ә Өммегөлсем әбиләренең кесәсендә һәрвакыт аларга дигән татлы күчтәнәч бар. Шулай итеп, балаларны сөендереп, алар янәшәсендә үзенә яшәү дәрте ала. Хәтта күрше-күләннең хәлен белешергә дә җай чыгара, һәрберсенә хәер-фатихасын бирә. Әле дә булса сөйләгән сүзен, әйткән фикерен онытмый. Бу бит үзе могҗиза!
    Чыннан да, Өммегөлсем әбигә бүген үз яшен биреп булмый. Аның белән сөйләшкәч, хәтеренең яхшылыгына, төпле акыл-зиһененә таң калдым. "Озак яшәүнең сере нәрсәдәдер дип уйлыйсыз?" дигән соравыма, һич икеләнмичә, уйланмыйча, сабырлыкта, диде. Кызы Кәримә апа тыйнак кына өстәп тә куйды: "Безнең әнкәй беркайчан да ашаган сыныгын, тәлинкәдә үз өлешен калдырмый, кайнаган су гына эчә, аягын чалыштырып утырмый, аның куллары һәрвакыт эштә, бүгенге көндә дә бәйләм бәйли әле ул".
    Һәркем үз ризыгы, үз бәхете белән туа, диләр. Бу, хактан да, шулайдыр. Бәхетне, хөрмәтне кеше үзе ясый. Тормыш юлында шундый көчле рухлы, яшәүнең кадерен белеп гомер итүчеләрне күреп, сокланасың. Өммегөлсем әби - шундыйлардан. Ходай аны киләчәктә дә ярдәменнән аермасын, сәламәтлек белән, якыннары янәшәсендә кадер-хөрмәткә төренеп яшәсен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: