САРМАН
  • Рус Тат
  • Нәҗип Якупов – Сарманның беренче фермеры

    Еллар җилендә чыныктык Ул елларны әле дә хәтерлибез. Колхоз-совхозлар рәтендә илдә фермер хуҗалыклары оеша башлады, Дәүләт аларга икмәк үстерү, мал асрау өчен шартлар тудырырга вәгъдә бирде. Үз эшен башлап җибәрүчеләр өчен баштарак, чыннан да, мөмкинлекләр ярыйсы гына тудырылды. Безнең районнан да бу мәшәкатьле, җаваплы эшкә алынып, аны уңышлы гына дәвам...

    Еллар җилендә чыныктык

    Ул елларны әле дә хәтерлибез. Колхоз-совхозлар рәтендә илдә фермер хуҗалыклары оеша башлады, Дәүләт аларга икмәк үстерү, мал асрау өчен шартлар тудырырга вәгъдә бирде. Үз эшен башлап җибәрүчеләр өчен баштарак, чыннан да, мөмкинлекләр ярыйсы гына тудырылды. Безнең районнан да бу мәшәкатьле, җаваплы эшкә алынып, аны уңышлы гына дәвам иттерүчеләр булды. Шуларның берсе - Нәҗип Якупов, Республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны. Сүзне аның үзенә бирик әле.

    - Мин гомерем буе эшләргә яраттым, - дип сөйли ул. - Башта умартачылык белән мавыктым. Ул күңелгә үзенә күрә бер рәхәтлек, җиңеллек бирә. Районда, республикада дуңгызчылык белән шөгыльләнү ул елларда ныклап җәелгән иде бит. Мин дә үземне сынап карарга булдым. Вакытында ашатсаң, тиешле дәвалау-профилактик чараларны үз вакытында эшләп барсаң, дуңгыз асрауның әллә ни авырлыгы юк, дип уйлыйм. Ул тиз җитешә, эре терлек кебек, еллар буе асрамыйсың. Мин ике баштан тотынган идем, аннан дуңгызларның саны уникегә җитте. Хатыным Алсу, балалар эшемдә зур булышчыларым булдылар. Баштарак, билгеле, уңышсызлыклар да очрады. Ләкин тырышлык, тынгысызлык аркасында без ал арны гаилә белән җиңеп чыктык. Итне тапшырырга да урын таптык. Ул елларны моның проблемасы юк иде, колхозлар алды. Билгеле, эшне тикшереп тә торалар иде. Фермерлык хәрәкәте киң җәелгән бер чор булды, Ул - 1990 еллар башы иде. Мин районнан берничә кеше белән тәҗрибә уртаклашу өчен, Венгриягә бардым. Аннан эшем өчен күп файдалы нәрсәләргә өйрәнеп кайттым. "Тукта әле, - мин әйтәм, - мин агроном кеше бит. Чөгендер үстерү буенча тәҗрибәм бар. Әллә җир алып, чөгендер игеп карыйммы?" Күз алдыма Сарманга кайтып, эшли башлаган елларым килеп басты. Ул чактагы Сарман белән хәзергесен чагыштырып та булмый бит. Ярый, тырышып эшкә тотындым. 30 гектарда чөгендер үстердем. Бу хәтле күп мәйданны эшкәрткәндә, билгеле, гаиләнең көче нык чыкты. Мин иң беренче чиратта тормыш иптәшем Алсуга бурычлымын. Ул - яшьтән үк эшкә җигелеп үскән кеше. Гаиләләрендә баш бала булгач, күпчелек авырлык аңа төшә, Алсу әти-әнисенең беренче ярдәмчесе була. Улларым да тырыш, эш сөючән булып үстеләр. Минем ул елларда, шулай итеп, дуңгызлар 100 башка җитте. Гектарларның да санын арттырдым: 70 гектарда арпа, карабодай, борчак, чөгендер чәчтем. Җирдә техникадан башка эшләп булмый бит ул. Башта Т-40, Т-70 тракторлары сатып алдым. Аннан тырма агрегаты, культиватор, чәчкеч, сабан юнәттем. Комбайным гына булмады, уракта шуны эзләп, җәфа чигә идем. Техника җитәрлек булмагач, эшеңнең ахыргы нәтиҗәсе дә шуның кадәрле булырга мөмкин бит. Рәхмәт, ашламаны кредит белән бирделәр. Ягулык-майлау материаллары кыйммәт иде, акчаны һич җиткереп булмый. Колхозга тапшырганчы, икмәкне киптереп, куеп торырга урыным да юк иде. Шулай әкрен генә барды инде эшләр. Мин фермер булган елларда шуңа төшендем: үзеңне җирнең чын хуҗасы итеп тоясың, үземнеке - үземә, дип эшлисең. Яшерен-батырын түгел иде бит, элек колхоз-совхозларны өстән кушып эшләттеләр. Мәсәлән, фәрман килеп төшә: чәчүгә чык! Ә синең әле җирең өлгермәгән, юеш. Син моны яхшы аңлаган хәлдә, барыбер өстәгеләр кушканны эшләргә мәҗбүр буласың, һәр эшнең үз вакыты бар. Син үз көеңә эшлисең, кушканны көтеп тормыйсың. Кайсы елларны колхозларның басуы-басуы белән икмәкләре басуда калган елларны да безнең кырларда бер башак та калмады, дисәм, арттыру булмас.

    Сүзне дуңгызлардан башлаган идем бит. Аларны, алда әйткәнемчә, планнары тулмаган хуҗалыкларга саттым. Әлеге дә баягы, алар га күп итеп план да җиткерелә иде бит. Икмәкне дә шулай иттем. Мохтаҗларны да онытмадык: уңыш яхшы чыккан елларда аларга бушка фураж өләштем. Үземә дә йөрергә юньле машина булды. Аны алу тарихы болай. Ул чактагы республика җитәкчебез Минтимер Шәрипович фермер хуҗалыкларын алар оешкан беренче көннәрдән үк игътибар үзәгендә тотты, ярдәм итте. Минем теләгем - машина алу иде.Сарманның ул вакыттагы башлыгы Нәкыйф Вәлиевкә кердем. Ул: "Машина белән берничек тә ярдәм итә алмыйм. Сугыш ветераннары да дистә еллар чират тора", - дип, Шәймиевнең үзенә барырга киңәш итте. Аның фатихасы белән Казанга юл тоттым. Мине Минтимер Шәрипович җылы каршы алды, эшләремне сорашты. Мин аңа үземнең проблемалар турында, башкарылган эшләрем хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Ахырда йомышымны да әйттем. Минтимер Шәрипович үтенечемне канәгатьләндерергә сүз бирде. Документларын әзерләп, Казанга җибәрдем. Шушы очрашудан озак та үтми, мин бушка диярлек "УАЗ" машиналы булдым. Куанычымның иге-чиге юк иде. Президентыбыз белән аннан соң да берничә тапкыр очрашып сөйләшергә туры килде. Миңа күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәт аңа! Сарманда яңа базар ачу тантанасына килгәч, бөтен кеше алдында, кулымны кысып, мактау сүзләре әйткәнен гомердә онытасым юк. Ул чагында республика башлыгыннан шундый сүзләр ишеткәч, нык дулкынландым, бөтенләй югалып калган идем. Районың хәзерге җитәкчесе Нәфис Әбделкасыйм улы белән дә очрашып-күрешеп торабыз. Ул бөтен вакытын, көчен биреп, районның тормышын алга җибәрү өчен янып-көеп эшли. Соңгы еллардагы үзгәрешләр - моңа ачык мисал.

    Әйе, тормышларыбыз Аллага шөкер. Бөтен нәрсә җитешле. Рәхәт итеп яшибез. Кеше берсеннән-берсе уздырып, йортлар сала, мал-туарын тота, баласын укыта. Нидер төзим, дисәң, материалларын өеңә үк китереп бирәләр. Ә безнең балачак, яшьлек елларын кара... Мин үзем 1943 нче елда туганмын. Авыр тормыш, Киров өлкәсенә чыгып, урман кисеп йөрүләр эзсез калмаган - әни мин 10 яшьтә чакта гүр иясе булды. 5 бала ятим калдык. Әти сугыштан каты яраланып кайткан иде. Берничә ел җәфаланганнан соң, ул да вафат булды. Ул чорларда күргәннәрне тел белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Ашамаган үлән калмады. Кычыткан яфракларын бер кат җыйгач, кабат яфрак чыгуын көтеп тилмерә идек. Кояш әзрәк карый башлагач, җирне җебетү белән, күтәртмәле чабата киеп, басуга чыгып китәбез. Җир юеш, урыны-урыны белән каты, кәлҗемә табам, димә. Ләкин барыбер казырга кирәк. Чөнки өйдә ятим туганнар ашарга көтеп утыра. 12 яшьтән арбага сыер җигеп, көлтә ташырга йөрттеләр. Күрше Чувашиягә агач ташыдык. Көнлек ризык итеп, алабута ипие кыстырып җибәрәләр иде. Аның тәмсезлеге, ачылыгы әле дә -авызда. Әмма ашамыйча да булмый, чөнки башка нәрсә юк. Өлкәнрәкләр Кировка урман кисәргә, кайберләре Молотовка торф чыгарырга киттеләр. Алар шул якларда төпләнеп тә калдылар. Мин гаилә тоткасы булып калдым. Маллар көтү дә калмады, бөтенесенә җигелергә туры килде. Ләкин шул авыр чакның да сагынып сөйләрлек мизгелләре калган. Бизнә елгасында су керүләр, балык тотулар онытылырлыкмы соң? Ачлы-туклы булсак та, юньле кием киеп үсмәсәк тә, укыдык, кеше булырга тырыштык. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем, укып, агроном дипломы алдым. Аннан укуымны Казан авыл хуҗалыгының механика факультетында дәвам иттем. Юллама белән Сарман районына эшкә җибәрделәр. Атаклы "Сарман" җыры, сандугачлы әрәмәләре, бормаланып аккан Минзәлә елгасы - барысы да мине үзенә тартып алды. Мин шушында төпләнеп калдым. Республика районнары берләштергән чорда Мөслим районын да Сарманга куштылар. Зур гына авыл хуҗалыгы идарәсе оешты. Мин чөгендер игү буенча агроном булып эшләдем. Актив идек, бер эштән дә калмадык. Оештыру сәләтемне күреп, ВЛКСМның район комитетына эшкә чакырдылар. Партия, комсомолның көчле чагы, авыллардан кайтып кермибез. Бәйрәм саен, дистәләгән комсомолны җыеп, концерт-спектакльләр куюлар, агитбригада чыгышлары, стена газеталары чыгарулар, лекция укулар, конференцияләр үткәрү - берсе дә калмады. Трактор, ат чаналарында, арбаларда әллә кайдагы фермаларга, басуларга барып җитә идек. Еллар, чорларның җил-сынаулары, авырлыклары күп булды, ләкин яшьлек дәрте, киләчәккә өмет барысын да җиңә килде.Тормышлар әкренләп алга таба барды. Сарманның үзендә зур-зур оешмалар барлыкка килде. Сөт заводы - гнуларны берсе иде. Мин анда да эшләп чыктым, оешманың профсою комитеты председателе булдым. Кайда гына эшләсәм дә, тырышып хезмәт куйдым. Аннан инде, алда әйтеп киткәнемчә, фермерлык. Гаиләм дә яхшы булды. Алсу белән өч ир бала үстердек, өченә дә тиешле белем бирдек, һәркайсының үз һөнәре, эше бар. Мин аларга карап, сөенеп бетә алмыйм.

    Әйе, тормышымда борчу-мәшәкатьләр белән бергә, шатлыклы вакыйгалар да күп булды. Алар миңа яшәргә көч бирәләр, киләчәк көннәремне яктыртып торалар. Мин районның барлык кешеләренә исәнлек-саулык, матур, имин көннәр телим. Дөньялар тыныч булсын, без балачакта күргән авырлыклар кабатланмасын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: