САРМАН
  • Рус Тат
  • Кулы белән дәвалый, теле белән терелтә

    "Кайгы агач башыннан йөрми", дигән әйтемнең чынлыгын шул кайгы дигән нәрсә ишегеңне шакыгач кына аңлыйсың икән. Хәсрәттән, чарасызлыктан башың иелгән чакта, бер җылы сүз сине терелтә, бер җылы караш җаныңа дәва була. Ярты ел өзлексез аяк сызлавы абыемның рухын сындыра язды. Түземлекнең дә чиге булуын, абыйның менә-менә үз-үзенә кул салу...

    "Кайгы агач башыннан йөрми", дигән әйтемнең чынлыгын шул кайгы дигән нәрсә ишегеңне шакыгач кына аңлыйсың икән. Хәсрәттән, чарасызлыктан башың иелгән чакта, бер җылы сүз сине терелтә, бер җылы караш җаныңа дәва була.
    Ярты ел өзлексез аяк сызлавы абыемның рухын сындыра язды. Түземлекнең дә чиге булуын, абыйның менә-менә үз-үзенә кул салу кебек упкын чигенә килеп җитүен йөрәгем белән тойдым. Чарасыз, кемгә барып бәрелергә белмичә, киңәшкә дустым Рәйханага килдем. Ул мине табиб-терапевт Рафис Мусин белән таныштырды. Рафис абый эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз аңлады. Без, абыйның анализларын, карточкаларын күтәреп, Сарман үзәк больницасының хирургия бүлегенә, хирург Әхмәтҗанов Әнвәр Алекс улы янына кереп, хәлне аңлатып бирдек. Дикъкать белән тыңлап, анализларны, УЗИ күрсәткечләрен игътибар белән карап чыккач, Әнвәр Алексович абыйны больницага салып, дәвалау курсы үткәреп карарга киңәш бирде. Шулай иттек. Менә шул көннән соң шактый вакыт үтеп китте. Хирург, шәфкать туташлары, санитаркалар авыру гомере өчен, ул, бер генә сәгать булса да, йоклап ала алсын өчен, бар көчләрен куйдылар. Ә абый исә шул вакыт эчендә булса да йоклап алуның рәхәтен, сызланмый яшәүнең нинди бәхет булуын аңлады. "63 яшемә җитеп тә, тормышның никадәрле кадерле нәрсә булуын күрми, белми яшәгәнмен икән, сызлануларым акрынайгач кына, аңладым мин шуны", - ди ул. Ә абыйның хатыны Фәридә: "Шушы кадәр ягымлы, кешелекле, түземле бала үстерә алган әти-әниләр үзләре нинди икән алар", - дип, табибның әти-әниләренә сокланды. Ә минем үземнең Әнвәр Алекс улының йомшак теленә, авыруларга булган яхшы мөгамәләсенә исем китте. Авыруга эндәшкәндә дә, абый, дип кенә түгел, ә чын татарча итеп, Миргасим абый, дип дәшүе генә дә ни тора.
    Чыннан да, көн дими, төн дими, бу йортка нинди генә авырулар килми. Палаталар тулу гына җитмәгән, кайчак коридорга да салалар әле авыруларны. Көненә берничә катлаулы операцияләр ясап та, кан-яшь күреп тә усалланмаган, күңелләре катмаган Әхмәтҗанов Әнвәр Алексович, Гарипов Глүс Галиевич, Гыйниятуллин Айдар Усмановичларның. Дәвалау процессында кат-кат анализлар алалар, шул анализларга карап, яңа дәвалау курслары билгелиләр. Кыскасы, кулларыннан килгәннең барын да эшләргә тырыша алар. Әллә нинди көйсез авыруларны да көйләүче, алар күңеленә юл таба алучы, авыруларның сызлануларына битараф булмыйча, ярдәмгә әзер булган шәфкать туташлары, санитаркалар Нәфисә, Гөлназ, Мөнҗия, Резеда, Гөлфия, Рәзилә, Равилә, Гөлүсә, Наилә, Тәслимә, Мөнҗия, Ильмира, Гөлнара, Земфира, Аида, Гүзәлия, реанимация кызлары Фәридә, Венера, Гөлназ, Лилияләр һәм башкалар - һәммәсе бер гаилә булып эшлиләр. Аларның сабырлыгына, эш өчен янып-көеп йөрүләренә сокланып йөрдем һәм рәхмәтле калдым. Аларның үзләренә дә Аллаһы Тәгалә саулык, тазалык-байлык һәм рухи ныклык бирсен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: