САРМАН
  • Рус Тат
  • Алтынга тиң киңәшләр

    Чүтри кәмин - дүрт таш, Ниләр күрми безнең баш... Автобиографик планда язылган "Агымсуларга карап" повестен чын ихластан яратып укып чыкканнан соң да, миңа тынгылык бирмичә, шушы ике юл башымда айкалды. Шушы ике юллык такмак мине Шәйхи Маннур дигән язучыга "бәйләп куйды". Миндә кечкенәдән үк җырлау, рәсем ясау, хат язу маһирлыгы...

    Чүтри кәмин - дүрт
    таш,
    Ниләр күрми безнең
    баш...
    Автобиографик планда язылган "Агымсуларга карап" повестен чын ихластан яратып укып чыкканнан соң да, миңа тынгылык бирмичә, шушы ике юл башымда айкалды. Шушы ике юллык такмак мине Шәйхи Маннур дигән язучыга "бәйләп куйды".
    Миндә кечкенәдән үк җырлау, рәсем ясау, хат язу маһирлыгы бар иде. Мәктәп һәм авыл сәхнәләрендә "Ак пароход", "Үз илемдә" җырларын башкара идем. Авылдашларыма рәхмәт, чыгышымны алкышларга күмәләр иде. Казанга Флера Сөләйманова исеменә: "Җырчыларны кайда әзерлиләр?" - дип сорап хат язуым да хәтеремдә. Нигәдер, филармониядән җавап хаты килмәде. Мөгаен, Флера апаның үзенең дә "читтә" вакыты булгандыр.
    9-10 яшьлек кызчыкның акварель буяулар белән ясалмыйча, график ысул белән генә эшләнгән рәсемнәре дә республикада газета-журнал битләрен бизи алмадылар. Шартын китереп, ягъни тиешле буяулар кулланып иҗат ителмәгәнлектән, редакцияләрдән гафу үтенеп язылган хатлар гына килә иде.
    Хатлар язуым исә бернинди киртәләргә дә очрамады. Хатлар яза-яза, мин язучылык дигән сихри дөньяга үз сукмагымны салганмын булып чыкты.
    Хат дигәннән, язучының үз тормышы сурәтләнгән теге шәп повесть тәэсиреннән туган уйларымны, яшь тәнкыйтьче кебегрәк, Татарстан Язучылар берлегенә юлладым. Хатым Шәйхи ага Маннурга төгәл вакытында тапшырылган. Конверт белән салган тәнкыйть мәкаләм автор тарафыннан шулкадәр җылы кабул ителгән ки, ул үзе дә миңа җавап хаты җибәрде.
    Шигырьләр язуым, хәтта Казанда да басыла башлавым белән мактанганлыктан, хат аша аны "иҗатым" белән дә таныштырырга туры килде. Күбрәк уңай якларына басым ясап, ул аларны "әлегә өйрәнчек шигырьләр" дип атаган. Язучылык эшенең гаять тә авыр хезмәт икәнлеген исбатлап, озын итеп язылган хат иде ул. Миңа тормышны өйрәнергә, югары белем алырга, башкаларны укырга, һәм татарча, һәм русча шәп белергә кушып, акыллы киңәшләр бирелгән иде анда.
    Ул минем башта - әтисез, аннары әнисез дә калып, әнкәйнең апасында үскәнемне хатларым аркылы белә. Үзе миңа караганда да иртәрәк ана назыннан мәхрүм булганлыктан, ул мине аңлый, шуңа күрә аталарча җылы мөнәсәбәт күрсәтә иде. Таныш-белешләрем, шаяртып, мине "Шәйхи Маннур кызы" дип йөртә башладылар. Аның үзенең кызын - Миләүшәне әтисе фатирында бер тапкыр да очратмадым. Бик күп еллар үткәч кенә, Миләүшә Маннурова турында бераз мәгълүматлы булдым. Миләүшә Шәйхиевна Казан дәүләт университетында югары белем алган. 1970 елдан, ягъни Казан дәүләт мәдәният институты ачылганнан башлап, әдәбият һәм сәнгать тарихы кафедрасында эшләгән (хәзер әдәбият һәм татар теле кафедрасы). Идел буе халыкларының культурасы һәм сәнгате, әдәби багланышларның бер-берсенә тәэсире турында фәнни эшләр алып барган, мәкаләләр язган. Фән белән нәтиҗәле шөгыльләнгән. Монография, дәреслек, методик кулланмалар авторы буларак, республика күләмендә лаеклы рәвештә киң танылу алган. Институтта "Совет культурасы кадрлары өчен" исемле стенгазетаның мөхәррире вазифасын башкарган. Филология фәннәре докторы, доцент М.Ш.Маннурова турында КДУның 200 еллыгына багышлап нәшер ителгән "Казан университетын тәмамлаучылар" исемле сүзлектә дә мәгълүмат бирелгән. Мәдәният институтында 1985 - 1990 елларда читтән торып белем алган бер танышым түбәндәгеләрне сөйләде. Миләүшә Шәйхи кызы Маннурова студентларга чит ил әдәбиятыннан лекцияләр укыган. Чит илләрдә алган сәяхәт тәэсирләре белән уртаклашкан. Мәсәлән, Голландия турында бик яратып, андагы муллыкка шаккатып сөйләгән. Чит ил язучыларының исемнәрен дөрес әйтелеш белән кулланырга өйрәткән. Үзе бик зыялы, укымышлы, әдәпле булган. Зәвык белән киенгән. Төскә-биткә дә бик чибәр, сөйкемле булган...
    Кырыс табигатьле, ләкин гадел аксакал язучы белән якыннан аралашу бәхетенә дә ирештем мин. Түбән Камада шин заводында, аннары күрше авыл мәктәбендә эшләгәндә, Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегендә читтән торып укыдым. Сессия вакытлары башлангач, Шәйхи аганың рөхсәте белән, аның фатирында туктала торган булдым. Галактионов урамыннан университет якын. Транспортларда газап чикмичә, лекция һәм имтиханнарга җәяү генә йөрим.
    Төгәл режим белән яшәгән язучының эш графигы алдан билгеле: иртәнге чәй, иҗат, "Татар ашлары йорты"нда төшке аш, шахмат клубы, кичке чәй... Мин белгәне - шулар. Искәрмәләр дә булгандыр, әлбәттә. Тормыш бит... Ул шахмат клубында тоткарланса, күрше Рәбига апаларга кереп утырам. (Шәйхи Маннурның "Чын сөю бармы?" әсәрендә шул шахмат клубына йөргән картлачлар сурәтләнгән).
    Шәйхи ага миңа гел әдәбият, аның кануннары турында сөйли иде. Яшь кешенең фикерен ишетәсе килепме, миңа сораулар да биргәли. Әдәби процесстан хәбәрдар булуымны белгәч, йөзенә канәгатьлек билгесе чыга иде. "Кешене кабатлама. Озын-озак булса да, үз сукмагыңны сал", - дип әйтергә ярата иде ул. "Өйрәнчек шигырьләр - иҗатның караламасы. Аларны чиле-пешле килеш дөньяга чыгарырга ашыкма. Кат-кат эшкәрт. Ювелир да тупас әйбер тәкъдим итми, аны нәфисли, аңа күңел матурлыгын сала", - дип өйрәтә иде. Үзем белгәнне, үз күзем белән күргәнне, үз йөрәгем белән тойганны, үз күңелем аша кичергәнне генә язарга куша иде. Шулай эшләгәндә генә, язган әйберемнең укучыны ышандыру көче бәхәссез булуын төшендерә иде.
    Шәйхи ага: "Яшь вакытта күбрәк укып өлгерергә кирәк", - ди иде. Безнең буын болай да яшьтән китап укып үсте. Хәреф таный башлауга, китапханәдән "Уф, ардык" исемле матур рәсемле, йөгерек тел белән язылган китапны алып укуым әле дә хәтеремдә. Ул - минем беренче китабым булды. Әлеге озын шигырьдә әсәр геройлары - кечкенә балалар күп уйнап арыйлар. Сурәтләнгән һәрбер кыска эпизодтан соң, җырдагы кушымта кебек, "Уф, ардык!" дигән тәгъбир кабатланып килә.
    "Шакмаклар тездек -
    Уф, ардык!" - дигән өлеше хәтеремдә аеруча уелып калган. Бу кызыклы китап китапханәдә бер генә данәдә булганлыктан, мин илтеп тапшыруга, башкалар да чираттан, формулярларына яздырып алып, бик яратып укыдылар. Еллар үткәч, кызыксынып, ул авторның кем булуын белә алдым. "Әдипләребез" библиографик белешмә китабында Сафа Гыйльфан (1902 - 1950) турында шактый мәгълүмат бар.
    Үзе дә бик күп классикларны татарча "яңгыраткан" олпат язучы, "ике телне дә яхшы үзләштерү өчен, практик күнекмә кирәк", дип, миңа тәрҗемә эшенә игътибар итәргә кушты. Шин заводында "Яшьлек" исемле стенгазетаны татар һәм рус телләрен бердәй кулланып чыгаруым гына җитмәячәк. (Алга китеп булса да әйтим: мин, гомумән, кайда эшләсәм яки яшәсәм дә, стена газеталары чыгарырга яраттым.) Телләрне, калын фәнни сүзлекләрдән файдалана-файдалана, чагыштырып өйрәнү кирәк булачак. Чыннан да, татар яисә рус телендә аерым-аерым, үзбаш язу күпкә җиңел шул. Чөнки син анда ак шигырьдәге кебек ирекле. Ә тәрҗемәдә автор белән ярышырга кирәк. Производстводагы социалистик ярыш кебек булып чыга инде бу. Эшемдә "Коммунистик хезмәт ударнигы" исеменә лаек булсам да (Гайҗан бабай алдынгы колхозчы булган кебек), Шәйхи ага "димләгән" ярышка кушылмыйчарак тордым. Әмма институтта укыганда, тел галиме Рүзәл Йосыпов "Чагыштырма грамматика" дәресләрендә, шагыйрь һәм әдәбият укытучыбыз Әмир Мәхмүдов "Илһам" әдәби-иҗат түгәрәгендә бездән Пушкин, А.Блок, А.Ахматова һәм башкаларны барыбер тәрҗемә иттерделәр...
    Шәйхи ага минем читтән торып укуымны ошатып җиткермәде. Ныклы белем алырга кайчан да соң түгел дип, көндезге бүлектә укырга киңәш бирде. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керергә тәкъдим итте. Ләкин татарча да, русча да яхшы белергә кирәк, диде. Берьюлы ике телне дә шәпләп өйрәнү өчен, август аенда яңабаштан имтиханнар тапшырып, 21 яшемдә мин КДПИның I курсына барып кердем. Кызганычка каршы, Шәйхи ага шул елны, ягъни 1980 елның 10 июнендә вафат булды, минем көндезге бүлек студенты булуымны күрә алмады...
    Аның хәер-фатихасы белән, чирек гасыр укыту дәверендә мәктәп укучыларына туган телебез бизәкләрен, шигырь серләрен бирүгә ирештем. Шәйхи аганың алтынга тиң киңәшләре белән мин аларны да таныштырдым. Аксакал язучының васыять кебек сүзләрен намус белән үтәдем. Шуңа күрә рухы шат булуына да ышанычым зур.
    Бер тармакта гына көч куеп эшләгәндә, эш җиңелрәк бара, минемчә. Шул өлкәне генә тирәнтен өйрәнеп, зур уңышларга да ирешергә мөмкин. Киңлек колачлырак булган саен, вакыт та, көч-куәт тә күбрәк сарыф ителә.
    Шәйхи Маннур - әдәбиятта барлык жанрларда да диярлек үзенең каләмен сынап караган язучы, дүрт дистәдән артык китап авторы. Шигърияттә - шигырьләре, сонетлары, мәхәббәт лирикасы, мәсәлләре, эпи-граммалары, шигъри повесте, баллада һәм поэмалары... Атаклы "Гайҗан бабай" үзе генә дә ни тора! Прозада - хикәяләре, автобиографик әсәре, лирик повесте, романы... Тәрҗемәдәге уңышлары... Көчле сатирасы... Балаларга багышланган әсәрләре... Публицистик язмалары... Тәнкыйть мәкаләләре... Һәм, ниһаять, үзенең сөйләме кебек, үткен телле каләме!
    Шушыларны язганнан соң, Шәйхи аганың "ликбез" дәресләреннән: "Язучының каләме үткен булырга, төрле жанрда язып, һәрьяклап чарланырга тиеш", - дигән сүзләре искә төште...
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: