САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

“Яшәү” сүзен дәвам итәсез

Сарман халкы - эшчән, уңган-булган халык. Мондый кешеләр белән җитәкчелек итү, аларга тормыш өчен кирәкле гамәлләргә юл күрсәтү өчен үзеңнең дә талантлы, акыллы, зирәк сәясәтче, һәр өлкәдән хәбәрдар булуың кирәк. Аллага шөкер, Сарман халкы бу яктан уңды. Район башлыгы булып торган шәхесләр турында минем күңелдә матур тәэсирләр, хатирәләр генә саклана....

Сарман халкы - эшчән, уңган-булган халык. Мондый кешеләр белән җитәкчелек итү, аларга тормыш өчен кирәкле гамәлләргә юл күрсәтү өчен үзеңнең дә талантлы, акыллы, зирәк сәясәтче, һәр өлкәдән хәбәрдар булуың кирәк.
Аллага шөкер, Сарман халкы бу яктан уңды. Район башлыгы булып торган шәхесләр турында минем күңелдә матур тәэсирләр, хатирәләр генә саклана. Ә бүген сүзем - хәзерге җитәкчебез, инде дистә елдан артык район башлыгы булып эшләүче Нәфис Абдулкасыйм улы Закиров хакында.
Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аны 1999 елның августында Сарман районына җитәкче итеп тәкъдим иткән иде. Бу вакытлардан соң шактый гомерләр үтте, Нәфис Абдулкасыймовичның тырышлыгы, алдан күрүчәнлеге, оста оештыручы икәнлеге торган саен ачыграк күренә. Ул килү белән җиң сызганып эшкә керешкән иде, хәзер дә район "рулен" кулында нык, тәвәккәл тота. Сарман халкы да аны үз итте.
Ә эшнең бездә иге-чиге юк. Газлаштыру, юллар төзү, яңа йортлар салу, су линияләрен алыштыру, социаль-мәдәни объектларны төзекләндерү кебек эш-мәшәкатьләрнең берсен дә кичектереп торырга ярамый. Кайбер районнарда әле боларның күбесе хәл ителеп бетмәгән бер вакытта, бездә барысы да уңай чишелеш тапты. Рәсәй, республика буенча кабул ителгән программалар нигезендә башкарылган эшләр Сарман ягында гомерлеккә "прописка алды". Юллар төзү, чишмәләр яңарту, элемтә шартларын яхшырту, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, башка тармаклар буенча алда торган бурычларны хәл итү өчен нык тырышлык куярга, күп көч сарыф итәргә туры килде. Нәфис Абдулкасыйм улы аларга тотынганчы, иң элек халык белән киңәште, очрашуларда, җыелышларда алар фикерен тыңлады, үз уй-планнары белән уртаклашты. Уртак эш өчен янып-көеп йөрүче булгач, республика җитәкчелеге дә ярдәм кулын сузды. Нәфис Абдулкасыймович элекке Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә, хәзерге башлыгыбыз Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, нефтьчеләребезгә бик рәхмәтле. "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Фәхразый улы районыбызда күп тапкырлар булып китте, килгән саен, район халкын я бер яңа объект, я булмаса, яңа юллар, яңартылган чишмәләр, башкалары белән сөендерде. Районда, Җәлил поселогында нефтьчеләр булышлыгы белән башкарылган эшләр - барысы да халык өчен.
Минем күп җирләрдә булганым бар. Аларны күргәч, ирексездән үзебезнең Сарманыбыз белән чагыштырам. Байтак урыннарда аерма - җир белән күк арасы, дисәң дә була. Бездәге тәртип, чисталыкка җитәргә әле кайберәүләргә нык тырышырга кирәк, дип уйлыйм. Район үзәген генә кара! Гаҗәп матурлык, хозурлык бит! Җәй җитсә, бөтен дөнья яшеллеккә күмелә, аллы-гөлле чәчәкләр сиңа тормыш-яшәү сәламен җиткерә. Күңелләр күтәрелә, үзеңдә яңа көч-куәт тойгандай буласың. Шуңа күрә читтә, башка төбәкләрдә яшәүче кайбер кешеләрнең: "Сездә рәхәт, сез оҗмахта яшәгән кебек яшисез", - дигән сүзләрен ишетү - бер дә гаҗәп түгел. Әйе, элек "кыр ягы" дип йөртелгән бу төбәкне хәзер, әзрәк күрми торсаң, танымыйсың да. Кайчандыр урманга, яшеллеккә сусаган җирләр табигатьнең иң матур урыннарының берсенә әйләнә бара.
Заманында Сарманның йөзек кашы булып торган күпкатлы йортлар да, вакытлар узгач, үз төсләрен югалта башлаганнар иде. Алар төзекләндерелде, су, җылыту системалары рәткә китерелде. Урамнарга яңа асфальт түшәлде, су линияләре алыштырылды. Мәдәният, мәгариф объектлары, балалар бакчалары заман шартларына туры китереп төзекләндерелде.
Әйе, районга Нәфис Абдулкасыймович килгәч башкарылган эшләрне санап бетерерлек түгел. Сәнгать мәктәбе, шифаханә комплексы, "Старт" чаңгы базасы, "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге, яңа йортлар... Боларны сафка бастыру, киләчәктә халыкка ныклап хезмәт иттерү өчен, күпме тырышлык, күпме йокысыз төннәр, көннәр кирәк икәнен җитәкчебез үзе генә белә торгандыр.
Нәфис Абдулкасыймовичны районда гына түгел, республикада да хөрмәт итәләр, аның белән исәпләшәләр. Эшне дөрес итеп оештыра белүче, яңалыкка омтылучы, абруйлы җитәкчеләрнең берсе ул. Бездә бик еш кына республика күләмендәге семинар-киңәшмәләрнең үтүе, әле ул гынамы, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән вәкилләр, төрле һөнәр ияләренең Сарманга килеп, район тормышы белән танышып китүләре - юкка гына түгел. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та төрле киңәшмәләрдә, семинарларда Сарман районын мактап, башкарылган эш-гамәлләрне башкаларга үрнәк итеп куя икән, бу - горурланырлык күренеш.
Сарман - саф татар төбәге, монда күпме җырчылар, сүз осталары, шагыйрь-язучылар үзләренә илһам алган, аның сандугачлы тирәкләренә сокланып, иҗат иткән. Арабызда талантлы яшьләр бик күп, аларны алга таба үстерү өчен дә районда бихисап чаралар күрелә. Өлкән буын өчен район җитәкчелеге тарафыннан җитди, эшлекле кайгырту да - күз алдында. Аларның тормыш-көнкүреш шартлары яхшыртыла, ял итү мөмкинлекләре арттырыла.
Район башлыгының киләчәккә планнары зурдан. Район үзәген уратып узачак юлны сафка бастыру, спорт-сәламәтләндерү комплексын төзеп бетерү, юллар, яңа объектлар салуны дәвам иттерү - шуларның берничәсе. Эше никадәр генә тыгыз булмасын, үзе янына төрле үтенеч-гозерләр белән килгән һәркемне ул ачык йөз белән каршы ала, игътибар белән тыңлый. Минем дә, аның янына үземне борчыган төрле мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итүен сорап, күп тапкырлар кергәнем бар. Район башлыгы хәлләремне сораша, һәрвакыт ярдәм кулын суза. Мин аңа бик рәхмәтлемен.
Ноябрьнең 27 сендә - Нәфис Абдулкасыйм улының юбилее. Аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, имин, тыныч көннәр телим. Сезгә матур гомер кичерергә, халкыбыз өчен тырышып хезмәт иткәннәрегезнең әҗерен, матур киләчәкләрен күрергә насыйп итсен, Нәфис Абдулкасыймович! Сез янәшәбездә булганда, эшләребез гөрләп барыр, киләчәгебез өметле, күңелләребез тыныч булыр. Минем бу сүзләремә башкалар да кушылыр, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев