САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Зәлиләдән өр-яңа клип ПРЕМЬЕРАСЫ +ВИДЕО

"Дөньясын онытып йөри, Уйлап гел минем хакта, Кичә гармунын оныткан, Концертка килгән чакта"... Зәлиләдән өр-яңа клип - «Гармунчы».

Зиннур Гибадуллин көе, Гөлшат Зәйнашева сүзләре. Карыйбыз:    

          «Гармунчы»

Зиннур Гибадуллин көе, Гөлшат Зәйнашева сүзләре.  

1. Нихәл итим, гармунчыбыз

Гашыйк булды үземә;

Гармун уйнарга онытып,

Карап тора күземә.

  Кушымта:

Дөньясын онытып йөри,

Уйлап гел минем хакта

Кичә гармунын оныткан

Концертка килгән чакта.

  2. Әйтәм инде, иркәм, димен,

Гел мине уйлап йөрмә.

Гел мине уйлап йөреп, син

Концертны өзә күрмә.  

Кушымта:

Яшь кенә егет булса да

Хәтере юк иркәмнең;

Онытмаса ярар иде

Миңа гашыйк икәнен.

  3. Абау, бәгырем, гармунының

Ялтырый сәдәпләре.

Гармуны да үзе кебек —

Бар сәер гадәтләре,

  Кушымта:

Кызлар күңелен җилкетеп,

Ялтырап балкып тора.

Эчендә магниты бардыр,

Үзенә тартып тора.  

 Рәшит Ваһапов фестивале

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев