САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Җырчы Иркә балачагы турында сойли

Җырчы Иркә үзенең Инстаграм челтәрендә балачагы белән бәйле истәлекләрне урнаштырган.

"Бер хәл искә төште. Миңа 10 яшьләр чамасы. Безнең авылда бәйрәмнәр еш булмый иде, тик үткән бер бәйрәм истә калырлык кызык үтә иде... Яңа елны көтеп ала идем, Сабантуйны, Гает бәйрәмен. Туган көн ише бәйрәмнәр эләкми иде. Иртә таңнан шатырдатып колактан тарталар һәм аркадан кагалар. Гаиләдә алты кеше без. Барысы да ун тапкыр тарта колактан. Гомумән, илле тапкыр була. Ел саен арта, авырта, тик сер бирмисең инде, елмаясың", - дип яза ул.

Җырчы мал сую хакында да искә алган.

"Сүзем башка иде. Тагын бер зур бәйрәм булып күңелдә уелып калган чара бар. Мал сую. Бездә "терлек сую" дип әйтә иде әти. Нигәдер әти көтә иде бу көнне. Кар төшүгә: "Балалар кырык көннәрдән үгезне чалабыз", - дия иде. Бу сүзләрне әйткәндә аның йөзендә горурлык, аз гына масаю, шул ук вакытта зур бәхет чалымнары күренә иде.

Менә бу көн килеп җитә. Мәктәпкә барыш юк, терлек суябыз бит. Иртән биштә берничә абый килә. Мин дә зур эшләр майтаргандай торып басам. Бөтен өйдәге кешеләрнең йөзендә җитдилек. Таңнан әни зур кәстрүлгә аш куя, бәлешкә камыр баса. Ике мичне дә яга. Бүген әни эшкә бармый, рәхәт булачак. Күршедән җыелган абыйлар 2-3 сәгать чамасы вакыт үткәч өйгә ашарга керәләр. Ни сөйләшкәннәрен, ни ашаганнарын күргән булмады. Без бала-чагаларны алгы ызбаның кәзәнкәсенә кертеп җибәрәләр иде. Күрше абыйлар көлешә-көлешә өйләренә тарала, ә мин әни артыннан китәм мунча артына. Кулда иске, озын борынлы чәйнек. Эчәк юабыз. Чыккан мәлне әни җәлли бугай, су салып торырга гына куша. Аз гына вакыт үткәч урыннар алышына. Суы җылы, тик шул эчәк ике бармак арасыннан шуа бит. Әни һәрбер эчәкнең кадерен белә, киңлеген, озынлыгын. Төшеп китә бит шуып кулдан, тагын менеп төшә инде әни. Юып бетерәбез икәү. Әни әллә нәрсәләр эшләтә, тозлар белән юа", - дип язган җырчы.

"Менә финал. Әни 30-40 смлы эчәкләрнең эчен тышка әйләндереп бер ягын шакмак җебе белән бәйләп куя да, мине тагын үз янына чакыра. Монда тагын шул эчәк башын тотып торасы инде. Кулдан шуа да төшә, бернәрсә дә эшли алмыйм. Шуып кулдан төшкән саен әни берне маңгайга кашык белән менеп төшә. Ә тутырма бик яхшы була иде", - дип искә алган Иркә.

Реклама

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/yrchy-irk-balachagy-turynda-ni-ma-gayga-kashyk-bel-n-menep-t-sh-ide-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X