САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Җырчы Диләрә Илалетдиновага «Мисс балыкчы» исемен биргәннәр

Ул балык тотарга яратуы турында язган.

Җырчы Диләрә Илалетдинова балыкка йөрергә ярата икән. Иренең күлмәген һәм кепкасын кигән дә балыкка барган, зур балык эләктергән.

«Балыкка барып кайттык бит әле. Бәләкәйдән үк балык тотарга яратам, гел әти белән йөри идем. Бүген 5 балык тоттык, миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Берсе белән фотога төшәргә булдым, башта иремнең кепкасы, өстемдә — күлмәге. Монда минем кебек балык тотарга яратучылар бармы?» — дип язган ул фото янына.

Җырчының виртуаль дуслары арасында балык тотарга да, ашарга да яратучылар, әмма чистартырга яратмаучылар күп икән.

Инстачылар җырчының гүзәллегенә сокланып, аңа «Мисс балыкчы» исемен биргән.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/27-07-2021/yrchy-dil-r-ilaletdinovaga-miss-balykchy-isemen-birg-nn-r-5831362

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев