САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Җырчы Альбина Абрамова: «Кинода төшү – хыялым иде»

.

– Минем беркайчан да, күзләрем күрми дип төшенкелеккә бирелгәнем булмады. Үземне ничек бар, шулай яраттым.  Өч яшьтә җырлый белә идем инде. Дүртенче сыйныфта укыганда беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясадым.  Шуннан соң үземә җырчы булам сүз бирдем. Башка һөнәр аласым килмәде, – ди Альбина.

Кызны Түбән Камада 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Лаешка күрмәүчеләр өчен махсус мәктәпкә җибәрәләр. Урта белем алгач, хыялын тормышка ашыра: Казан дәүләт мәдәният институтына, Винера Ганиева классына укырга керә.

– Нинди генә уңышларга ирешсәм дә, мин әти-әниемә рәхмәт укыйм.  Баштарак алар минем  сау-сәламәт туып, соңыннан күрми башлавым белән килешә алмадылар.  Тугач та, гәүдә авырлыгым җитмәгәч, кислородка кушып, кирәгеннән күбрәк тотканнар. Шул вакытта күзләремә зыян килгән. Байтак вакыт узгач, әти белән әни минем белән булган хәлне язмыш сынавы дип кабул иткән, – ди Альбина. – Алар мине кызганып утырмаган,  шулай булгач, мин дә үземне сау-сәламәт итеп тойдым. Беркайчан да кимсенмәдем.

Хәзер инде кызның янәшәсендә насыйп яры бар. Алар бәхетле мизгелләр кичерә: ире Рөстәм белән бәби сөяләр.

– Әни булуыма тиздән 5 ай. Кызым Гөлсирин тормышыбызга ямь өстәде. Бәбигә узганымны белгәннән бирле рәхәт дулкында яшим. Ул хисләремне аңлатырлык түгел! Күрмәвем дә комачау итми. Сабый дөньяга килеп, аны кулларыма алу мизгелен һич кенә дә оныта алмыйм, – ди ул. – Кызымны тотып сөярлек инде! Әни булу рәхәтлеген чын мәгънәсендә тоеп, рәхәтләнеп имезәм. Әкренләп башка ризыклар да бирә башладык. Күз тимәсен, елап интектерми. Баланы гаиләбез бергәләп карыйбыз.

Альбина декрет ялында да тик утырмый. Кызымның тыныч булуы иҗатка ярдәм итә, ди ул.

– Бер ел элек  “Минем җырым” дигән  җырга клип төшердек. Анда Кариев театры артисты Илфат Камалиев гаиләсе катнашты. Шуннан соң алар миңа: әйдә, кино төшерик, диделәр. Бик теләп риза булдым. Нәтиҗәдә “Күңел күзе” дигән фильм барлыкка килде. Аның режиссеры  Илфат Камалиев, сценарий авторы  Илһам Гомәров иде. Төп рольне әти белән мин уйнадым. Бар да нәкъ тормыштагыча. Әти – зур оешма җитәкчесе, мин аның урынбасары. Анда да күзләрем күрми. Әмма бу оешмада эшләүчеләрнең күңелен сизеп, аңлап торам. Кешеләр миңа шакката. Шуңа да бу фильм “Күңел күзе” дип аталды. Быел мөселман кинофестивалендә  тамашачылар мәхәббәтен яулап, диплом алдык, – ди ул. – Алда планнарым зур. Сәхнәне тагын да ныграк ярата башладым. Җырлар яздырасы килә, клиплар төшерәсе бар. Фильмны да башта прокатка бирергә уйлыйбыз. Аннары инде телевизор экраннары аша карый алачакбыз. Мине яраткан, үсендереп торган тамашачыга чиксез рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев