САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

"Төшме бу, өнме бу, сынаумы? Мондыен көтмәдем язмыштан...": Фирдүс Тямаевка ни булган?

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев "Ялгыз торна" исемле җырына клип төшергән. Билгеле булганча, җырчы клип төшерер өчен Себер якларына юл тоткан. Кадрларда аның билдән кар көртләре ерып йөрүе күренә

Җырчының күптән түгел генә чыккан «Ялгыз торна» җыры күпләрнең күңелләренә үтеп керергә өлгерде инде. «Еламыйча тыңлап булмый әлеге җырны» дип яза тамашачылары комментарийларда. 

Клипны караучылар да шул ук фикердә. "Шәп булган бу!" дип яза җырчы Альбина Апанаева сәхнәдәш дустына.

 

Күпләр Фирдүс Тямаевның видеода сурәтләнгән күңел халәтен шушы көннәрдә булган гаугалы вакыйгалар белән бәйли. Моңа кадәр "Матбугат.ру"да хәбәр ителгәнчә, үзе һәм Гүзәл Уразова исеме тирәсендә купкан җәнҗалга карата мөнәсәбәтен белдереп, ул "Тезләнер бу диеп көтмәгез!" исемле бер сәгать эчендә язылган җыр да тәкъдим иткән иде. Бу юлы да үзенең яңа клибын артист шигъри юллар белән башлый:

 

Төшме бу, өнме бу, сынаумы?

Мондыен көтмәдем язмыштан.

Мин генә микәнни тормышта

Җәзага тартырлык ялгышкан, - ди Фирдүс Тямаев.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев