САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

"Татаркино" "Әпипә" челлендж игълан итте (+ВИДЕО)

.

Күптән түгел зур прокатка чыккан "Әпипә" фильмының саундтрегы безгә таныш "Әпипә"дән аерыла, тик җиңеллеге, халыкчанлыгы белән охшап та китә. Бу уңайдан, "Татаркино" оешмасы күңелле челлендж игълан итте.

Челленджга кушылу өчен, әлеге җырга кавер яздырырга кирәк булыр. Аннары аны #каверэпипэ хештегы буенча Инстаграм битегезгә урнаштырыгыз. Иң яхшы каверларны "Татаркино" үз аккаунтында даими куеп барачак. ⁣⁣⠀

    "Әпипә" ⁣⁣

⠀ Марат Кабиров сүзләре,⁣⁣⠀

Ләйсән Закирова көе.⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀

1. Тормыш бер генә булса да ⁣⁣⠀

⠀ Юллары әллә ничә. ⁣⁣⠀

⠀ Тугансың икән яшә син, ⁣⁣

⠀ ⠀ Җаныңны жәлләмичә. ⁣⁣⠀

⁣⁣⠀ 2. Ярату - һәрчак яра ул, ⁣⁣⠀

⠀ Җаныңда яра ничә? ⁣⁣⠀

⠀ Яратасың икән - ярат, ⁣⁣⠀

⠀ Бернигә карамыйча. ⁣⁣⠀

Кушымта:⁣⁣⠀

Бас, җаным, Әпипә,⁣⁣⠀

Син басмасаң мин басам.

Реклама

⁣⁣⠀ Яшәүләр гади генә ул ⁣⁣⠀

Бик катлауландырмасаң. ⁣⁣⠀

⁣⁣⠀ 3. Яралар санап яшәмә, ⁣⁣⠀

⠀ Яшә җан аямыйча. ⁣⁣

⠀ ⠀ Гомер бер генә булса да ⁣⁣

⠀ ⠀ Юллары әллә ничә. ⁣⁣

⠀ Кушымта:⁣⁣⠀

Бас, җаным, Әпипә ⁣⁣

⠀ Син басмасаң мин басам. ⁣⁣

Яшәүләр гади генә ул ⁣⁣⠀

Бик катлауландырмасаң .⁣⁣⠀

⁣⁣⠀ Бас, кызым, Әпипә,⁣⁣⠀

Син басмасаң, мин басам.⁣⁣⠀

Синең баскан эзләреңә⁣⁣

⠀ Мин дә китереп басам.⁣⁣⠀   

Татаркино 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X