САРМАН
  • Рус Тат
  • Собчак беренче ире белән рәсми аерылышып ай ярымнан соң тагын кияүгә чыга

    Танылган алып баручы Ксения Собчак беренче ире, актер Максим Виторган белән рәсми аерылышып ай ярымнан соң режиссер Константин Богомоловка кияүгә чыкты.

    Собчакның 31 майда биргән аерылышу турында гаризасы, 1 июльдә канәгатьләндерә, суд карары үз көченә 3 августта гына кергән.

    Собчак белән Богомоловның туйлары 13 сентябрьдә булды. Яшьләр башкаланың Грибоедово ЗАГСында язылышкач, чиркәүдә дини кануннар буенча да гаилә корганнар.

    Россия Президенты кәнәфиенә элеккеге кандидат Ксения Собчакның Максим Виторганнан Платон исемле улы үсеп килә.

     

     

    Фото: скриншот инстаграм

    matbugat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: