САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Сарманлыларның яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев исемле булды

Яраткан җырчыбыз, автор-башкаручы Фирдүс Тямаевка кичә “Татарстанның атказанган артисты” исеме таныклыгы тапшырылды.

  • Инстаграмдагы битендә җырчы үзенең шатлыгын туганнары, дуслары белән уртаклаша. 
    “Бүген минем шатлыклы вакыйга!!! Бүген миңа ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН АРТИСТЫ исемен бирделәр!!! Рәхмәт Әти-Әниемә, Гаиләмә, Дусларыма, минем иҗатымны хөрмәт итеп яратучы тамашачыма, туган ягым Нурлатыма!!! БУ ИСЕМНЕ БЕРГӘ АЛДЫК. РӘХМӘТ СЕЗГӘ!!!” - дип язган ул. 
    Аның постына җавап итеп, 1406 комментарий язылган. Күбесе Фирдүснең сөенечен уртаклашканнар, котлап, иҗади уңышлар теләгәннәр. Әмма тискәре карашлы көнчеләр фикерләре дә бар арада. Тормышта андыйлар да кирәк, чөнки алар кешегә камилләшергә ярдәм итәләр. Ни генә булмасын, район тамашачысы Фирдүсне ярата, үз итә, ул килгәндә, заллар тутырып каршы ала, көчле итеп алкышлый. Без Фирдүс Тямаевны ихластан мәртәбәле исеме белән тәбриклибез. Аңа, гаиләсенә, якыннарына исәнлек-саулык, иминлек, зур уңышлар, иҗат җиңүләре телибез. Фирдүс әлеге исемгә, чыннан да, лаек. Тамашачы тиз арада үзен яратып өлгерде, гадилеге, эчкерсезлеге белән халык мәхәббәтен яулады ул. Даими рәвештә хәйрия концертларында катнашып, балалар йортларына ярдәм итеп тә, халык арасында ихтирам казанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев