САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Сарман кияве Илшат Мөхәммәтҗанов яңа туган улы белән дуэт башкарган +ВИДЕО

«Яңа йолдыз» музыкаль проектының 2нче сезоны финалисты, блогер, «Җырлаучы стоматолог» аккаунтын алып баручы Илшат Мөхәммәтҗанов яңа туган улы белән гитарада уйнап, «Очраштырдың» җырын башкарган. Ул ирексездән елмайта торган видеоны социаль челтәрдәге битенә дә куйган.

«Улымчик белән минем җырга беренче кавер! Рәхмәт, улым, дуэт өчен, ахыры бигрәк шәп булды», – дип хисләре белән бүлешкән яшь әти.

«Әти малае булган бу егет», «Күз тимәсә ярый бу егеткә», «Җимеш белән дуэт та җырлый башлагансыз», – дип сокланган видеоны караучылар.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/yrlaucy-bloger-yana-tugan-uly-belan-duet-baskargan-video-5855551

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев