САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Салават Фәтхетдинов турында 5 факт

1. Салаватның беренче укытучысы – хатыны Ләйсәннең әнисе.

2. Мәктәптә Салават гел "5"легә укыган, отличник булган.

3. Салават Фәтхетдиновның тәүге эш урыны – Аксәет авылы клубы. 1981-1989 елларда ул биредә мөдир булып эшли. 

4. Хатыны Ләйсән Салаваттан 9 яшькә кечерәк.

5. Салаватның кызы Алинә Голливудта укыган, Николас Кейдж классын тәмамлаган. Бер әңгәмәсендә җырчы болай дип сөйли:
"Алинә биш ел Америкада, Голливудта укыды. Николас Кейдж классын тәмамлады. Аннан соң Төркиягә кайтып, анда телевидениеда эшләде. Бик күп телләр белә. Елга бер кайтып китә иде. Әмма барыбер, Аллага шөкер, башта Төркиягә, аннары Татарстанга кайтарттык. Җитди өлкәдә эш башлады".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев