САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Салават Фәтхетдинов концертында Рифат Зарипов белән Әбри Хәбриевны бүләкләгәннәр

Рифат Зариповка «Татарстанның атказанган артисты» исемен биргәннәр. Әбри Хәбриевка «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» медаль тапшырганнар.

Салават Фәтхетдиновның концертында җырчы Рифат Зариповка «Татарстанның атказанган артисты» исемен биргәннәр. Бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә артист Әбри Хәбриев хәбәр итә.

Әбри үзе дә игътибарсыз калмаган. Аңа «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» медаль тапшырганнар.

Әбри Хәбриев тамашачыларына иҗатларын бәяләгән өчен мең рәхмәт белдергән.

Инстачылар һәм сәхнәдәш дуслары артистларны кайнар котлаганнар. «Сез икегез дә лаек», «Булдырасыз, алга таба тагын да зуррак үрләр яулавыгызны телибез», — дигәннәр. «Әбри, мин сиңа да атказанган исеме бирер идем. Син калганнардан да шәбрәк бит», — дип тә өстәгәннәр.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/19-08-2021/salavat-f-thetdinov-kontsertynda-rifat-zaripov-bel-n-bri-h-brievny-b-l-kl-g-nn-r-5834267

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев