САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Ришат Төхвәтуллин: «Чүттән генә алып калмадылар» +ВИДЕО

Башкортстан республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәттулин гастрольләрдә йөрүен дәвам итә.

29 май көнне артист үзенең төркеме белән Әлшәй районының Раевка авылы тамашачылары алдында чыгыш ясаган.

Башкортстанның бу авылындагы халык бигрәк кунакчыл икән, әнә Ришатка «Ришатик, бүген кайда кунасың?» – дип хат юллаганнар хәтта. Җырчы әллә ни аптырап тормаган, «Әллә берәр тәкъдим бар?» – ди ул концертның бер өлешеннән яздырылган видеода.

 

Үзенең Инстаграм тасмасында Ришат «Раевкага башта концерт белән кертмәделәр, инде, ниһаять, килгәч, тамашачыларым белән очрашкач, чүттән генә алып калмадылар», – дип шаярта.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @rishat_thv

 

 

 

 

 

http://sahne.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев