САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

"Радий Хәбировка әйтергә кирәк" - Раяз Фасыйхов белән Элвин Грей нәрсә "мутить" итмәкче? +ФОТО, ВИДЕО

8 декабрьдә Башкортстан башкаласының “Уфа – Арена” стадионында “Татар җыры – 2019” фестиваленең йомгаклау концерты үтте.

Анда Раяз Фасыйхов, Хәмдүнә Тимергалиева, Салават, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей, Данир Сабиров, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин кебек танылган җырчылар катнашты. Концерттан соң Раяз Фасыйхов, Элвин Грей һәм Әнвәр Нургалиев бергә фотога төшкән вакытта, зур тәкъдим белән чыга.  Аның фикеренчә, "Татар җыры" Башкортстанда үткәрелгәч, Татарстанда "Башкорт йыры" да үткәрелергә тиеш!   "Уфада "Татар җыры" булган икән, Казанда "Башкорт йыры"н үткәрергә кирәк. Килешәсеңме, Радик?" - дип сорый Раяз Фасыйхов Элвин Грейдан. Җырчы уңай җавап бирә: "Әйе, Радий Хәбировка әйтергә кирәк", - ди. "Бу бик яхшы булачак", - дигән фикергә килә җырчылар.   Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр "Матбугат.ру" "Татар җыры" 21 декабрьдә Казанда узачак дип хәбәр иткән иде. 

 

             

Раяз Фасихов .

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27450

https://www.instagram.com/p/B5x8sfVB00-/?utm_source=ig_web_copy_link

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев