САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Радик Юльякшин яшьләрдә ана теленә мәхәббәт уятырга тели!

Радик Юльякшинның иҗатын теле ачылмаган баладан алып, өлкән яшьтәге әби-бабайларга кадәр үз итә.

Шыгрым тулы залларда елга 300дән артык концерт куя ул. Кечкенә балалар сәхнәгә менеп җырчы репертуарыннан яраткан җырларын башкара. Күп кенә әңгәмәләр вакытында Радик үзенең иҗаты аша татар, башкорт телләре үсешенә уңай йогынты ясарга, яшьләрдә ана теленә мәхәббәт уятырга теләвен әйтә.

Белешмә:

Туган җире: Башкортстан, Уфа шәһәре;

Туган елы: 17 май, 1989 ел.

♥ Радик Юльякшинга әнисе “Ратмир” исеме куштырмакчы була. Ләкин әтисе бала табу йортында “Радик” дип яздырып, туу турында таныклык алып кайта.

♥ Радик бер яшенә кадәр бик елак бала булып үсә. Ике айлык чагында: “Бу бала ник шулай елый икән?” – дип хастаханәгә дә салып карыйлар хәтта. Табиблар: “Елагач, үпкәсе таза була, улыгыз җырчы булыр әле”, – диләр.

♥ Җырчы үз тырышлыгы, үз теләге белән курайда, баянда уйнарга өйрәнә.

♥ Радикка 11 яшь булганда әтисе Мөхәрләм үлеп китә. Гаиләдә бердәнбер ир-ат булып калып калган җырчы, әнисе белән апасына булышу максатыннан, вагоннар бушатып, шешәләр тапшырып, акча эшли башлый. Ләкин бу хакта әнисе соңрак, еллар узгач кына белә. Үзе эшләп тапкан акчага Радик сәхнә киемнәре тегә башлый.

 

♥ Әтисе балта остасы булганга күрә, улын да бу эшкә өйрәтеп калдыра. Радик үзенә компьютер өстәле, шкафларга кадәр ясап куя. Өйнең бер почмагында студия дә булдыра. Мәктәпне тәмамлаганда директоры хәтта егеткә хезмәт укытучысы булып калырга тәкъдим ясый. Ләкин әнисе улын җырчы итеп күрергә тели, һәм ялгышмый.

♥ 10 сыйныфта укыганда Радикның беренче альбомы чыга. Озак та үтми, кулына аттестат алу белән, икенчесе дөнья күрә.

♥ Радикка 2017 елның сентябрь аенда “Башкортстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.

Нәзилә Җәләлиева әзерләде

Фото: http://sabantuyjournal.ru/
http://sabantuyjournal.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев