САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Өченче бәбиен көтүче Алсу Фазлыева үзен гаепләп язучыларга ҖАВАП бирде

6,5 айлык көмәне булган Алсу Фазлыеваны интернетта урнаштырган фотосы өчен тәнкыйть утына тотканнар.

Әллә нинди фото да түгел югыйсә, нибары туйга барып мәҗлестә кияү-кәләш белән бергәләп төшкән күмәк фото гына. Ләкин усал телле тамашачылары җырчыны "корсак киереп" фотога төшүдә гаепләп әллә ниләр язып бетергән.

«Авырлы икәнен бөтен дөньяга күрсәтеп йөри. Тыйнаклык кая китте?», «Бераз кеше артына яшеренеп төшсәң, матуррак булыр иде. Синдә генә түгел ул корсак», — "Матбугат.ру"да әлеге негатив комментарийларның берничәсен генә китерәбез.

Андыйларга җавап итеп Алсу Фазлыева шактый кискен язган: «Кайвакыт шундый ямьсез сүзләр язучыларга дәшми калам. Сезнең бәлки кызыгыз яки киленегез бардыр. Аларга әйтегез бу сүзләрегезне. Алар качып төшсеннәр кеше артына. Минем законлы ирем hәм гаиләм бар! Корсагымны качырып йөрерлек бер сәбәбем дә юк», - дигән җырчы.  Матбугат.ру 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев