САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Малахов белән Шукшина нәрсә бүлешәләр?

Танылган актриса Мария Шукшина билгеле кешеләрнең шәхси тормышына кысылган өчен Малаховның шоу-тапшыруын ябарга өндәгән иде.

“Прямой эфир” алып баручысы аңа, гаепне мәгълүмат чараларына аудармыйча, улы Макардан туган оныгына алимент мәсьәләсен хәл итәргә киңәш бирде.

“Әгәр дә гаиләгезне матбугат чараларында “чайкамасыннар”, дисәгез, оныгыгыз ач булмасын өчен аена 20 мең сум алимент түләгез”, дигән ул.

Мария Шукшина әлеге тапшыруда катнашкан өчен үзенә 15 миллион сум акча тәкъдим итүләре турында белдергән иде. Малахов бу сумманы кире кага. “Әйе, эксклюзив интервьюлар өчен түлибез, ләкин бу кадәр түгел. Марияга шушындый сумма кирәккән алай булгач”, дигән ул.

 

Шукшина “Прямой эфир”, “Пусть говорт”, “Ты не поверишь” ише, чыннан да, һәммәсен туйдырган шоуларны тыю турында петициягә кул куйган. Аңа башка артистлар да кушылган.

Бик дөрес эшләгәннәр, без дә кушылыр идек...

 

Фото: https://www.tatar-inform.ru/news/2017/08/15/567663/

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев