САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

МакSимның хәле турында соңгы мәгълүмат

Җырчыны 19 июньдә ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Ул шул вакыттан бирле ясалма комада ята.

Җырчы МакSимның хәле яхшырган. Бу турыда аның вәкиле Маргарита Соколовага сылтама белән РИА Новости язды.

Җырчының хәле авыр дип бәяләнә. Коронавируска тест тискәре нәтиҗә күрсәткән.

«Төгәл әйтә алам — Маринаның хәле яхшыра. Аның белән табибларның йолдызлы составы шөгыльләнә. Бик яхшы шартлар. Суперзаманча җиһазлар. Бар да яхшы булуда шигем юк», — ди Соколова инстаграмда.

Ул җырчының организмы хәлсез булуын әйтә. Ләкин «без яхшыруга таба барабыз, начарлануга түгел, бүген бу — факт», — ди ул.

Реклама

«Әлбәттә, бу озак дәвалану булачак, аннары реабилитация», — ди Соколова. 

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/maksimny-khle-turynda-sogy-mglmat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X