САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

“Үлгәнче ки!” – Фирдүс Тямаевка Балык Бистәсендә бер абый күлмәген салып бирә [+ВИДЕО]

Җырчы Фирдүс Тямаев өчен Балык Бистәсендә куйган концерты сюрпризларга бай була. Коцертка килгән малай һәм бабай җырчыны шаккаттыра.

Малай сәхнәгә менеп Фирдүс белән чын егетләрчә күрешә.  Бер пакет тозланган балык та бүләк итә.  ” Ниһаять концертыңа килдем, Фирдүс абый. Әнидән күпме акча сорадым, булмагач, үзем акча җыеп билет алдым. Әни дә, мин дә, өйдә утырып калган әти дә шат”, дип сәхнәдән тамашачыларны да, җырчыны да көлдерә ул.   Әлеге мизгелдән видеоязманы Фирдүс Тямаев үзенең инстаграм битенә элә.  “Бу егет супер” , дип язып куя ул видео астына.

Сюрпризлар моның белән генә тәмамланмый. Тамашачылар җырчыны шаккатыруларын дәвам итәләр. Сәхнәгә олы яшьтәге бер абый менә. Фирдүс Тямаев аңа футболка бүләк итә.  Абый исә футболканы киеп куя да, Фирдүскә “үлгәнче ки”, дип  үзенең  күлмәген алып чыгып бирә. Җырчы  әлеге күренештән шулай ук видео урнаштыра. “Абый миннән дә шаян булып чыкты. Футболка бүләк иткән идем, үзенең күлмәген салып бирде. Үлгәнче ки ди. Балык Бистәсе афәрин” , дип язган ул видеоязма астына.

 

Реклама

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X