САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә коронавирус турында сөйли +ВИДЕО

Җырчы карантин башланганчы ук кызы белән коронавирус турында сөйләшүне видеога төшергән.

Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның кызы Ләйлә олыларча фикерләве белән инстачыларны шаккаттыра. Әнисе куйган видеода ул коронавирус турындагы имеш-мимешләрне җиткерә.

Видеода алар «Мега» кибете янында машинада сөйләшеп утыралар. «Әни, монда машиналар аз. Коронавирус килә дип куркалармы? Коронавирус Мәскәүдә, Америкада инде. Синең Мәскәүдә апаң яши. Анда инде коронавирус, беләсең килсә. Миңа телевизордан әйттеләр.

Телевизорда Кытайда коронавирустан дару таптылар, диләр. Шулай уйлыйм инде. Тапмаганнардыр әле. Вирус шулай йөри инде. Кытайдан Мәскәүгә, аннан Америкага, Америкадан Кытайга».

«Кешеләр саклана бит әнә. Сәүдә үзәгендә балалар юк, күрдеңме берәр бала? — дип сорый әнисе.

«Күрдем бер бала гына. Бер кеше коронавирустан курыкмыймыни? Баласын сакламый, үзен сакламый», - дип шелтәләп ала нәни кыз.

Инстачыларның күңелен күтәргән Ләйлә. Шатланган һәм «ут син» дигән смайликларның исәбе хисабы юк.

«Уф үләм, фикерләве бу баланың!!! И хикмәти, Хода! Ландыш, Мәскәүдән туганыңны кайтар»;

«Исем акылым китә минем бу Ләйләгә. Бөтен яңалыкларны карап барам ди бит»;

«Менә талант балада. Көлдердең, Ләйлә»;

«Май чүлмәге тышыннан билгеле. Үзе сөйкемле, үзе акыллы! Ходай өеп бирсен бәхетен дә»;

Реклама

«Акыллы бала, барысын да аңлый бит»;

«Сиңа гына, балакаем, яман чирләр тимәсен. Без олы яшькә җиткәндә сине популяр бөек кеше итеп күрергә язсын»;

«Молодец!!! Олыларча итеп сөйли, тәмле итеп»;

«Молодец та инде Ләйлә! Дару тапканнар ди бит»;

«Тагын бер политолог үсә. Әнисеннән калышмый»;

«Ләйлә бик акыллы кыз булып үсә, бик шаян, бик матур, саф татар кызы»;

«Шундый матур итеп туган телендә сөйләшә бу бала. Афәрин, Ландыш, сезгә!» - дигән комментарийлар калдырган Ләйләнең «шедевр»ларын яратып караучылар.

ФОТО:https://www.instagram.com/landyshnigmatjanova/

Чыганак:https://intertat.tatar/news/social/02-04-2020/landysh-nig-m-t-anovany-kyzy-l-yl-koronavirus-turynda-s-yli-5732400

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X