САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Хәния Фәрхинең кызы гаиләсендә шатлыклы вакыйга

Җырчының кече кызы Алсу шатлыгы белән уртаклаша. Ул, хшушы көннәрдә Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап, диплом алган!

«Хәзер мин - икътисад белеме булган визажист», – дип язып куйган ул үзенең Инстаграмында. Алсу инде 5 елга якын матурлык индустриясендә хезмәт куя. Үзенең студиясе бар, дип яза "Татар тудей".

Әле шушы көннәрдә тагы бер яңалык ишетәчәкбез. Алсу бәби көтә, быел җәй ул әни булачак.

«Икеләнми әйтәм: йөклелек – хатын-кыз тормышындагы иң рәхәт вакыт. Аллаһка шөкер, мине токсикоз борчымады. Озак аяк өстендә булсам, бил генә авырта башлый. Әмма ирем бик ярдәмчел, йомышым булса, шундук җаен таба.
7-8 килограммга арттым. Сәбәбен төгәл генә әйтеп булмый: нәрсә ашавыма бәйле (көлә). Аллаһ боерса, августның беренче яртысында сабыебыз дөньяга килергә тиеш», дип язган ул.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/kh-niya-f-rkhine-kyzy-gail-send-shatlykly-vakyyga/

Фото: инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев