САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Хатыны Данир Сабировка Илсөя Бәдретдинова өчен “үчен кайтара”

Бер-ике көн элек Данир Сабировның Инстаграмында кызыклы фотолар пәйда булды дип язган идек.

Беренчесендә Данирның Илсөя Бәдретдинованы биленнән тотуы һәм моны хатыны Миләүшәнең күреп алуы төшерелсә, икенче сурәттә Илсөя белән Миләүшәнең ни турындадыр кызып-кызып сөйләшүен чамаларга мөмкин.

Фотолар санап бетермәслек комментарийлар җыйды.Ә күбесе бу фотоларның “постановочный” булуын билгеләп үтте.

Күп тә үтмәде Илсөя Бәдретдинова әллә шушы уңайдан, әллә башка сәбәпләр белән Инстаграмында “Ахмаклыкка ахмаклык белән җавап бирү берни тормый… Каршы әйтергә телебез, язып куярга кулыбыз бар барыбызның да… Ә менә төптәнрәк уйлап дәшми калыр өчен, әз генә булса да зиһен кирәк” дип язып чыкты.

 

 

 

Реклама

Ә инде бүген Данир Сабиров битендә әлеге фото пәйда булды. Хатыны Миләүшә Данирдан үч алырга уйлаганмы, белмәссең. Фотода Миләүшә белән аранжировкалар остасы Марат Мухин. Ул җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның ире дә.  “Хотя бы шәрә йөрмәсәгез инде балакайларым…” дип яза фото астына Данир Сабиров.

 

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X