САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Иркә: «Бу сорауга беркайчан да җавап бирмим»

Җырчы Иркә еш кына Инстаграм сәхифәсендә тамашачыларына үзе турында кызыклы мәгълүматлар сөйли.

Күптән түгел Иркә үзенең нинди китаплар укырга яраткан китаплары белән бүлеште, дөресрәге аларның кайсы өлкәгә караганын әйтте. Җырчы психология белән бәйле китапларны яратып укый икән, ләкин конкрет ниндиләрне укыганын әйтми. «Нәрсә укыганны белеп, ни үзләштергәнемне, төрле ситуацияләрдә синең нәрсә эшләячәгеңне беркем дә белергә тиеш түгел», - ди җырчы. 

«Тагын бер кызыксынган өлкәм космос, планеталар... Алалар турында карамаган кино калдымы икән. Галәм турында күбрәк укыган саен, үзеңнең кечкенә генә бер тузан бөртеге икәнеңне аңлыйсың», - дип сүзен дәвам итә ул.

Эх, нинди китап укыганыннан чыгып кына кешенең нәрсә эшләргә мөмкин булуын белсәң икән ул...
Тулырак: http://sahne.ru/news/xeberler/irk-bu-sorauga-berkaychan-da-avap-birmim

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев