САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илсөя Бәдретдинова улына көн саен әйтә торган сүзләрен язган

Илсөя Бәдретдинова көн дәвамында бер генә мәртәбә булса да улы Нариманга әйтелә торган сүзләрен язган.

«1. Мин синең яшьтә өйдәге бөтен эшне эшли идем;

2. Малай… бер… ике;

3. Бу ботинканы Пушкин юамы?;

4. Мин сиңа хезмәтче түгел;

5. Хатыныңны өйрәтерсең, яме;

6. Йомшаграк атлап йөр әле, ә;

7. Ашап бетер дидем! Синнән калганны ашап, дуңгыз булдым бит инде;

8. Сал әле шул наушнигыңны, ә.

Дәвам итегез…», - дигән ул.

«Чибәр егет үстереп ятасың», «Килен кирәкмиме?», «Әллә яңа егетең?» кебек үзгә комментарий калдыручылар да бар.

Җырчының виртуаль дуслары «нәкъ минем сүзләр» дип килешкән һәм рәхәтләнгәннәр балаларына әйтергә ярата торган сүзләрен язып.

«Нәрсә биргәннәр, шуны аша!»;

«Куй шул телефоныңны. Берни эшләмисең»;

«Кемнең баласын җәфаларсың икән инде»;

«Компьютерыңны наушникларың белән бергә балконнан тотып атам»;

«Шундый алама яшәрсеңме инде?»;

«Торасыңмы, юкмы инде?»;

«Ашарга чыгарга чакыру җибәрергәме?»;

«Минем яшькә җиткәч, белерсең»;

«Бу нинди баладыр»;

«Нәрсә тыңлыйсың? Бер юньле сүзе юк» һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев