САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илсөя Бәдретдинова тамашачылар залыннан кергән запискаларга җавап бирә... +ВИДЕО

Күптән түгел бер концертында җырчы Илсөя Бәдретдинова тамашачылар залыннан кергән запискага җавап биргәндә шундый фикер әйтте: Россияда бер ир кешегә җиде хатын-кыз туры килә. Бу ирләрнең бөтенесен (төрмәдә утыручы, эчүче, наркоман, традицион ориентациядә булмаганнарын һ.б.) кертеп санаганда. Шулар арасында ирләрнең нормальныйларын гына калдырсаң, бер иргә якынча 14 хатын туры килә.

Чыннан да ялгыз хатыннар безнең тирәдә дә шактый бит. Бигрәк тә 35-40 тан соң ялгыз калганнар шактый. Ә шулай да бу сүзләр дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килә икән соң?

Соңгы еларда Рәсәйдә үткәрелгән халык саны җыю исәбенчә, бер мең ир кешегә якынча 1156 хатын кыз туры килә. Ләкин яшьне исәпли башласаң, болай килеп чыга. 35 яшьлекә кадәр ир кешеләр күбрәк. Бер мең ир кешегә 960  хатын туры килә. 35-40 яшьлекләр арасында бер мең ир кешегә 1027 хатын кыз туры килә (хатын кызлар саны күбрәк булып китә). Олыгая баган саен ир белән хатын кыз саны бик нык үзгәрә - 70 яшьлек кешеләр арасында мең иргә 2377 хатын туры килә башлый.

Әгәр җырчы әйткән, төрмәдә утырган, эчкече, традицион оринтациядә булмаган ирләрне санасаң, бер ир кешегә яшь чагында 3 - 5 хатын, олыгая төшкәч 7-9 хатын, картаймыш көнендә 10 нан артык хатын туры килә дигән сүз.

 

 

Фото: скриншот инстаграм

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев