САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илсөя Бәдретдинова күпләр кызыксындырган сорауга ачыклык кертте

«Бер ачыклык кертим әле...»

Тәнкыйть утына салынмаган артистлар бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Илсөя Бәдретдиновага да үзе турында юньсез сүзләр ишетергә туры килә.

«Кадерлеләрем, мин бер ачыклык кертим әле... Күпләрегез директка: «Нигә син начар комментлар яза торган кешеләрне блокка куймыйсың соң? Әллә куя белмисеңме ?» – дип сорап язгансыз. Беләм инде, әлбәттә! Тик куймыйм. Укыйм да рәхәтләнеп көләм! Болары ясалма түгел! Просто тиле!

Ә менә «бер Аллага ышанам», «изгелек кылыйк» ише статуслар куеп, үзләрен гел яхшы яктан гына күрсәткән, ләкин көтеп торып миңа язылган барлык оятсыз, әшәке комментлар астына лайк куеп ятучыларны блокка җибәрәм мин! Изге кешеләр бит... Гөнаһка батмасыннар дим инде!

Менә хәзер берәрсе юньсез коммент язачак һәм аңа яулыклы мөләем ханымнар лайк куеп чыгачак», – дип фикерен белдерә ул.

Чыннан да, 3 сәгать үткәч, җырчы әйтүенчә, нәкъ шулай булган да.
Тулырак: http://sahne.ru/news/xeberler/ber-achyklyk-kertim-le

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев