Илсөя Бәдретдинова халыкны шаккаттырган

Тормышта төрле хәлләр була.

Тыштан тыныч булып күренгән кешеләрнең дә эчендә нинди «күчтәнәч» ятуын бер караштан гына белеп булмый. Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова да бу хакта үз фикерен Инстаграм тасмасында җиткерә: «Кырын-пырын сүз әйтсәләр... «Мөдәрисем» уяна... Мин үзем бик тыныч холыклы... Кайвакыт артыгы белән. Аннары, ачу китерерлек берәр сүз ишетәм дә эчемдәге «Мөдәрисем» уяна... Мөдәрисемнең холкы әллә нәрсә түгел...» – дип яза артист.

Илсөя Бәдретдинова үзенең 3 төрле кәеф торышын чагылдырган фотосурәтләр урнаштырган, шуларның өченчесе – Мөдәрис. Ул да булса җырчының ачуы чыкканда уяна торган халәт. Комментарийларда төрле шаяртулар һәм фикерләр яңгырый. Шулар арасына юмор остасы Әбри Хәбриев «Главное, Мөдәристән соң «кәрәтист» уянмасын!» – дип өстәп куйган.

Менә шундый хәлләр.

Тыныч булыгыз, дуслар!

Мөдәрисләрегезне уятмаска тырышыгыз.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

ФОТО ҺӘМ ЧЫГАНАК:http://sahne.ru/kheberler/13543.html

 
 
 
 
 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    8 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.