САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илсөя Бәдретдинова: "Бизнесменнар 10 сумсыз селкенми дә..."

Илсөя ханым социаль челтәрдә болай дип яза:

"Авылда...Уртанчы апайда кунакта...
Әтинең еллыгын уздырып җибәрдек.
Тормыш гөрли монда. Мал-туар, бала чага...
Табын бер дә җыелып та, тынып та тормый. 
Балаларны җыйдым да, үземчә тәртип ясыйм имеш. Мин әйтәм болай... Хәзер эшләп ашыйбыз. Кем чүпне түгә, шуңа 10 сум. Кем савытлар юа, аңа да 10 сум. 
Беренче көнне бик рәхәт үтте үзе... Чүп түгелгән, савытлар юылган... Менә икенче көннән бу бизнесменнар кызып китте бит. Бер кыяр әрчеп чүбен пакетка салалар да трактор арбасына чыгарып керәләр. Чүп тә калмады...пакет та калмады... бәрәләр генә... 10 сум да 10 сум.
Хәзер чәй эчәргә утырам да яныма тезелешеп килеп басалар. Минем чашкамны өстәлгә куйганны көтеп кенә торалар... Чәемне дә эчеп бетерә алмыйм. Юалар... 10 тәңкә бит ул. Ситуация контрольдән чыкты..."

http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/ilsya-bdretdinova-biznesmennar-10-sumsyz-selkenmi-d

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев